Чирмешән эшмәкәре авылдашларын күчтәнәчләр белән сөендерә
Безгә язалар

Чирмешән эшмәкәре авылдашларын күчтәнәчләр белән сөендерә

Лашман һәм районыбыз авыллары халкын тәмле камыр ризыклары, кетердәп торган йомшак ипиләре белән тәэмин итеп торучы эшмәкәр - Лашман пекарнясы җитәкчесе Альберт Яхъя улы Латыйповка яраткан газетабыз “Безнең Чирмешән” аша рәхмәт җиткерәм.

Игелекле, булдыклы якташыбыз, моннан кала,  авылдагы кайбер сугыш чоры балаларын, ятимнәрне, олыларны тәм-томлы күчтәнәчләре белән дә  сөендереп тора.  Альбертка, аның белән хезмәт куючы  пешекчеләргә, техник хезмәткәрләргә  чын күңелдән мең-мең рәхмәт. Эшләрегез уңышлы барсын, үзегез исән-сау булыгыз.

Минәхтәм Фатыйхов, ветеран укытучы.

Лашман авылы.

фото: архив


Нет комментариев