“БИО-АГРО” һәм “Әккәрәй” җәмгыятьләре комбайннары бу көннәрдә көнбагыш басуларында эшли.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 29 сентябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, әлегә бу культураның 1010 гектарыннан уңыш суктырып алынган, гектар көче – уртача 17 центнер (“Әккәрәй”дә - 18, “Био-АГРО”да -17).
Район хуҗалыкларында быел көнбагыш барлыгы 12 мең 745 гектарда игелгән, бүген шушы басуларның 8 процент өлешеннән уңыш суктырылган.
Нет комментариев