Кабактан ике тәмле ризык әзерлибез
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Кабактан ике тәмле ризык әзерлибез

Көз көне кабактан файдаланып, берьюлы ике тәмле ризык әзерләргә мөмкин: слива һәм чикләвек кушылган хуш исле кайнатма белән йомшак пюре ашы. Икесе дә гади әзерләнә, ә өстәлгә куйганда һәркемне сокландырачак.

Кабактан тәмле кайнатма

Кайнатма өчен 1 кг кабак һәм 1 кг слива кирәк булачак. Аны иттарткычтан чыгарырга да 1 кг шикәр комы өстәп, пешерергә куярга. 10 минут чамасы кайнагач, 300 гр әстерхан чикләвеген ваклап шунда салырга һәм тагын 10 минут кайнатырга. Бик тәмле кайнатма килеп чыга. Чикләвек булмаганда аның урынына 300-500 гр чамасы күрәгәне озынча итеп турап салырга мөмкин. Ул кисәкләр кайнатмада матур булып күренеп тора.

Кабактан пюре ашы

1-2 кишер, 1 баш суган һәм кабакны чамалап турарга да тоз, борыч, бераз гына шулпа салып пешерергә. Теләгән вакытта сарымсак та салырга мөмкин. Шулпасы күп булмасын, алайса аш сыек булачак. Аннан блендер белән әйләндереп алырга, тәлинкәләргә бүлеп, өстенә каймак салып, яшеллекләр белән бизәп бирергә. Бу ашка кабакның баллы булмаган төрен сайларга кирәк.


Нет комментариев