Чирмешән районында бер кибет кассасыннан акча югалган
Безнең районда

Чирмешән районында бер кибет кассасыннан акча югалган

24–30 сентябрьдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлегенең дежур частенда гражданнардан 35 хәбәр кабул ителгән.

Полициянең участок уполномоченыйлары тарафыннан ике административ беркетмә төзелгән.

Бер атна эчендә районда матди зыян белән ике юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 51 очрагы ачыкланган, шул исәптән дүртесе – автотранспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итү.

Бер кибет директорыннан хәбәр булган, анда ул кибет кассасыннан акча урлаган гражданканы җинаять җаваплылыгына тартуны сорый. Бу факт буенча тикшерү алып барыла.

Мәгълүматлар Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлеге штабыннан бирелде.

 


Нет комментариев