Чирмешәндәге «Тоннель» операциясе вакытында юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның өч очрагы ачыкланган
Безнең районда

Чирмешәндәге «Тоннель» операциясе вакытында юлда йөрү кагыйдәләрен бозуның өч очрагы ачыкланган

Район үзәгендәге «Тоннель»дә 20 машина тикшергәннәр.

30 октябрьдә районның дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре үткәргән 2 сәгатьлек профилактик рейд барышында 20 автотранспорт чарасы туктатылып тикшерелгән.

Анда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен өч гражданга карата беркетмәләр төзелгән. Берәү автомобильдә куркынычсызлык каешын такмаган, ике җәяүле юлны ярамаган урыннан кичеп чыккан.


Нет комментариев