Утыз Имәндә аерым кешеләрнең генә түгел, хәтта авылның да кушаматы бар икән.
Бәрәңгеләр авылы
Элек-электән утызимәнлеләр бәрәңге үстерүгә өстенлек биргәннәр, аны базарга алып барып сатканнар. Шулай итеп аларга Бәрәңге кушаматы ябышып калган. Ә күрше искекадилыларга Йомычка кушаматы биргәннәр. (Бу кушаматның тарихын алдагы язмаларның берсендә укый алырсыз.) Әлеге ике авыл халкы үзара шаяртышып: “Йомычкасыз бәрәңге пешми, бәрәңге ашамасагыз, ач каласыз”, - диләр икән.
-Мәктәптә укыганда да шулай үртәшеп ала идек. Иске Кади халкы агач эшенә бик оста бит. Элек анда һәр йортта диярлек бик матур сандыклар, ат чаналары, арбалар ясый иделәр, - дип авыл кушаматлары турында сөйләп китте Тәслимә апа Гыйниятуллина.
Капчак нәселе килене
Тәслимә апа Сәлимҗан абыйга – Капчак нәселенә килен булып килгән. Сәлимҗан абыйның әбисе Хапҗамал исемле булган, берәү исемен әйтеп бетерә алмыйча, Капчак әби дип дәшә һәм шуны кушамат итәләр.
-Үзебезнең яктан кушамат юк, әтиебез Ибраһим исемле булгач, безгә Ибрай кызлары дия иделәр, - диде Тәслимә апа. – Бер төрле исемнәр күп булганга шулай кушаматлар кушканнардыр инде. Татар халкы бик җор телле бит ул, бер нәрсәне эләктереп алып, бик тиз кушамат итеп тага. Безнең авылда кушамат белән дәшкәнгә үпкәләүчеләр юк кебек. Ә менә ирем (мәрхүм) кешегә кушамат белән әйткәнне бик өнәп бетерми иде, аның исем-фамилиясе бар, шулай әйт дип куя иде.
Утыз Имәндә Әрлән, Бүре, Бозау, Апара, Ата каз, Ябалак, Әкәмәй, Карга, Саескан, Таз кушаматлары да бар. Әби-бабаларына бирелгән кушаматлар әле бүген дә халык телендә. Алар кеше исемнәре белән бербөтен булып яңгырый башлаган.
-Авылда чабата үрүче Кыям бабай бар иде. Бер баланы әнисе чабата алырга җибәргән. Малай барып кергән дә: “Таз Кыям бабай, чабата бир әле,” – дигән. Бабай моңа каршы: “Тазын әйтмәсәң булмыймы соң?” – дип ачуланып алган, - дип сөйләде Тәслимә Ибраһим кызы. – Авылдашыбыз Гәрәй абзый рухына дога булып барсын инде. Ул үзенең кушаматын әйткәнне (Бот) бер дә яратмый иде.
Ике кушаматым белән дә горурланам
Әлфия апа Гатауллина үз кушаматы (Тар-тар) белән дә, ире ягыннан кушаматы (Чапыш) белән дә горурлана.
-Чапыш килене дигәнгә дә бер дә үпкәләмәдем, горурландым гына, бик яхшы нәселгә тормышка чыктым, - диде Әлфия Мәхмүт кызы. – Иремне районда да Чапыш Рәисе (мәрхүм) дип белә иделәр. Кушаматның тарихы болайрак: иремнең бабасы кожан киеп, чыштыр-чыштыр йөргән, шуннан Чапыш кушаматы калган.
Тар-тар кушаматы да Әлфия апаларга бабаларыннан килгән. Һәрвакыт, тиз-тиз йөргән бабайга шул кушаматны таккканнар.
Табагач җиле миңа да тигән
Әлфия Вәлиуллинага Табагач кушаматы килешеп тора, ул аш-суга бик оста. Бавырсак та, бәлеш тә, тәмле-тәмле пироглар да пешерә.
-Каенатам, каенанамнан килгән Табагач җиле миңа да тигән, камыр ризыклары пешеререгә яратам, - диде ул. – Авылда мондый кушаматлы кешеләр тагын бар, шулай да Табагач Әлфиясе дисәләр, бик тиз беләләр.
Бу кушамат белән бәйле кызыклы хәл дә йөри авылда: Гали бабайлар кунаклар җыя, карчыгы мичтән бәлеш табасын алып табынга куя, ә астына ябышкан көл кунакларның өстенә оча. “Менә табагачың үзеңнеке булгач,”- дип куя әби. Әлфия Вәлиуллина да табагачым үземнеке дип горурланып яши.
Нет комментариев