Чирмешәндә икеләтә бәйрәм: күңел җылысы һәм яңа юллар
Безнең районда

Чирмешәндә икеләтә бәйрәм: күңел җылысы һәм яңа юллар

Өлкәннәр көнендә Чирмешәндәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында зур төзекләндерүдән соң яңартылган территорияне бәйрәм ясап ачтылар.

Биредә бер көнне икеләтә тантана атмосферасы хөкем сөрде. Монда «көмеш» яшьтәге кешеләрне, әби-бабайларны хөрмәтләп кенә калмадылар, ә зур төзекләндерү этабының тәмамлануын — яңа асфальт җәелгән һәм бинаның отмосткалары төзекләндерелгән территориянең ачылуын да билгеләп үттеләр. Бәйрәмгә өлкәннәребезгә җылы сүзләр әйтергә һәм лаеклы бүләкләр тапшырырга дип килгән хөрмәтле кунаклар җыелды.

 Бәйрәмгә өлкәннәребезгә җылы сүзләр әйтергә һәм лаеклы бүләкләр тапшырырга дип килгән хөрмәтле кунаклар җыелды: Марат Гомәров фотосы

«Рәхмәт, яратабыз, хәтерлибез»

Чара алып баручының тәэсирле сүзләре белән башланды. «Бүген без сезгә иң мөһим сүзләрне әйтергә җыелдык: рәхмәт, яратабыз, хәтерлибез. Бу көн сезнең кулларыгыз кебек җылы, йөрәкләрегез кебек игелекле булсын», — дип мөрәҗәгать итте ул интернатта яшәүчеләргә.

2026 елда монда шактый күләмдә эш башкарылган:  территориягә яңа асфальт түшәлгән һәм бинаның отмотка өлешләре төзекләндерелгән. Бу республиканың кече нефть компанияләренең финанс ярдәме ярдәмендә мөмкин булды.

Рәхмәт сүзләре һәм бүләкләр

Сәламләү сүзләре район башлыгы Рамил Айбатовтан яңгырады: Марат Гомәров фотосы

Сәламләү сүзләре район башлыгы Рамил Айбатовтан яңгырады. Ул өлкәннәребезне котлап кына калмады, ә учреждениегә 40 000 сумлык сертификат та тапшырды, бу картлар йорты өчен шәп  бүләк. Бәйрәмдә  Татарстан Рәисенең нефть сәнәгате мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Шәфәгать Тәхәветдинов адресына да рәхмәт сүзләре яңгырады.

-Монда башкарылган эшләр өчен нефтьчеләребезгә, район башлыгы Рамил Айбатовка бик зур рәхмәт. Гомумән, игелекле кешеләребез бик күп, соңгы ике елда гына да безнең интернатка иганәчеләребез  13 суыткыч, 7 телевизор, 3 автомат кер юу машинасы, 5 су бойлеры, 2 газ миче алып бирделәр, - диде тантананада  өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернат директоры Наил Мостафин.

Монда башкарылган эшләр өчен нефтьчеләребезгә, район башлыгы Рамил Айбатовка бик зур рәхмәт: Марат Гомәров фотосы

Тантана өлеше кысаларында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамоталары тапшырылды. Намуслы хезмәтләре, хәйриячелекне үстерүгә зур өлеш кертүләре һәм мәрхәмәтлек традицияләрен саклаулары өчен бүләкләргә лаек булдылар:

  • Рамил Айбатов, Чирмешән муниципаль районы башлыгы;
  • Сергей Щёлков, «Консалтинговый центр» җәмгыяте генераль директоры;
  • Шамил Яһудин, ТР Дәүләт Советының VII чакырылыш депутаты, «Татнефтепром-Зюзеевнефть» АҖе генераль директоры киңәшчесе;
  • Рөстәм Гарифуллин, «Татнефтедор» ҖЧҖе директоры;

Җавап сүзе һәм рәхмәт сүзләре белән хөрмәтле кунаклар чыгыш ясадылар: ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов, «Консалтинговый центр» АҖе генераль директоры Сергей Щёлков, ТР Дәүләт Советының җиденче чакырылыш депутаты Камил Гыйльманов, шулай ук «Татнефтедор» ҖЧҖенең Нурлат автомобиль юллары идарәсе башлыгы Марат Бәдртдинов.

Белешмә

Бүген Чирмешәннең өлкәннәр һәм инвалидлар йорт- интернатында  65 кеше яши, аларның 25е безнең район кешеләре. Читтән килеп яшәүчеләр арасында Казанннан, Башкортстаннан, хәтта Хабаровскидан килүчеләр дә бар.

Бүген Чирмешәннең өлкәннәр һәм инвалидлар йорт- интернатында  65 кеше яши, аларның 25е безнең район кешеләре: Марат Гомәров фотосы


Нет комментариев