Караңгыда җәяүле киемендәге яктылыкны кире кайтару элементы машина йөртүчегә карар кабул итү өчен 15–25 секунд вакыт бирә
Җәяүле киемендәге яктылыкны кире кайтару элементы машина йөртүчегә карар кабул итү өчен 15–25 секунд вакыт бирә. Радик Сәйфетдинов җәяүлеләр иминлеге хакында сөйләде.
-Радик Рафаилович, бүгенге әңгәмәбезнең темасы — җәяүлеләр иминлеге.
Бу мәсьәлә бүген никадәр кискен тора?
-Тема һәркемгә кагыла — машина йөртүчеләргә дә, җәяүлеләргә дә, әти-әниләргә дә. Үтәлергә тиешле гади генә гамәлләр кешенең өенә исән-имин кайтуы бәйле булырга мөмкин. Саннарга күз салсак, бу елның үткән 8 аенда республикада 1973 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 212 кеше һәлак булган, 2388 кеше имгәнгән. Үткән елның шул чоры белән чагыштырганда, һәлакәтләр саны 83кә, имгәнүчеләр саны 131гә кимегән, әмма үлүчеләр 13кә күбрәк. Бу — тетрәндергеч саннар.
-Бу яктан безнең районда хәл ничек?
-Районда 8 ай эчендә 83 юл һәлакәте теркәлде, бәхеткә, анда үлүчеләр юк, әмма 10 кеше төрле дәрәҗәдә имгәнүләр алды. Җәяүлеләр катнашында юл бәла-казалары теркәлмәде. Бу профилактик аңлату эшләренең дә, хәрәкәттә катнашучыларының да җаваплылыгы нәтиҗәседер. Ләкин бу шуның белән эш бетте дигән сүз түгел.

-Ә, гомумән, республикада җәяүлеләр катнашындагы һәлакәтләр белән бәйле хәл мактанырлык түгел бугай.
Саннар ни сөйли?
— 8 ай эчендә республикада җәяүлеләр катнашында 472 һәлакәт теркәлгән, аларда 36 кеше һәлак булган һәм 452 кеше яраланган. Үткән елның шул ук чоры белән чагыштырганда, һәлакәтләр саны 14кә, яраланучылар 34кә кимегән, әмма, һаман да шул, һәлак булучылар саны 5кә арткан. Нәкъ менә шушы соңгы күрсәткечкә аерым игътибар бирергә кирәк.
-Конкрет мисаллар китерә аласызмы?
-Әлбәттә. Әйтик, 30 июль көнне Зеленодольск районында Volkswagen автомобиле йөртүчесе юл аша чыгучы ике җәяүлене бәрдерә. Җәяүлеләр имгәнгәннәр. 22 сентябрьдә Тукай районында Audi автомобиленең 51 яшьлек йөртүчесе 63 яшьлек хатын-кызны бәрдергән; зыян күрүче юлга, беренчел мәгълүматлар буенча, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып чыккан. Җәяүле вакыйга урынында һәлак булган. Шул ук көнне, 22 сентябрьдә, Зеленодольск районында Honda автомобиленең 50 яшьлек йөртүчесе җәяүлене бәрдергән; җәяүле кагыйдәләрне бозып, караңгы вакытта, торак пункттан читтәге юлдан яктылыкны кире кайтару элементларыннан башка барган. У шунда ук һәлак булган. Тагын бер очрак — Яр Чаллыда 26 августта: Geely автомобиле йөртүчесе, беренчел мәгълүматлар буенча, исерек хәлдә булып, юл киртәсенә бәрелгән, аннары тротуар буйлап барган җәяүлене бәрдергән. Җәяүле һәлак булган.
-Сезнең фикерегезчә, бу фаҗигаләр уртаклыгы?
-Җәяүле катнашындагы һәр авария очраклылык түгел, ә конкрет хаталар нәтиҗәсе: игътибарсызлык, ашыгу, кагыйдәләрне санга сукмау. Бу саннарның һәрберсе артында — кеше фаҗигасе, гаилә һәм туганнар хәсрәте.
-Хәзер көз-кыш чоры башлана. Нәрсә үзгәрә?
-Көн кыскара, һәм җәяүлеләр хәрәкәтенең шактый өлеше эңгер-меңгер һәм караңгы вакытка туры килә. Мин барлык җәяүлеләргә яктылыкны кире кайтару элементларын мәҗбүри куллану кирәклеге турында искә төшерәм.

- Бу нинди элементлар? Алар никадәр нәтиҗәле?
-Яктылыкны кире кайтару элементлары — махсус материаллардан эшләнгән әйберләр, алар фара яктылыгын чагылдыра. Мондый элементы булган җәяүле якын фара яктылыгында 130–200 метр ераклыктан күренә (аларсыз — нибары 25–50 метр). Ерак фара яктылыгында — 350–400 метрга кадәр. Бу машина йөртүчегә карар кабул итү өчен 15–25 секунд вакыт бирә. Аны куллану җәяүленең һәлак булу куркынычын якынча 70 процентка, ә гомумән, бәрдерү куркынычын 65–85 процентка киметә.
-Бу хакта закон нәрсә ди?
-РФ ЮХИДДнең 4.1 пункты буенча, юл читенннән хәрәкәт иткәндә караңгы вакытта һәм күз күреме начар булганда җәяүлеләргә үзләрендә яктылык кайтаргыч булган әйберләрне йөртү киңәш ителә, ә торак пунктлардан читтә — бу мәҗбүри, һәм алар үзләрен машина йөртүчеләр өчен күренүчәнлекләрен тәэмин итәргә тиешләр. Кагыйдәне бозучыларга кисәтү яки 500 сум штраф яный (РФ Хокук бозулар турындагы кодексының 12.29 маддәсе).
-Яктылыкны кире кайтару элементларын ничек дөрес урнаштырырга?
-Иң яхшысы — 80–100 см биеклектә: күкрәк, бил, ботлар. Төрле яктан, ким дигәндә, дүрт элемент булса яхшы. Кимендә 7 сантиметр озынлыктагы туры полоса яхшы күренә. Буе 140 сантиметрга кадәр булган балаларга бу элементлар рюкзакларына, җиңнәренә, баш киемнәренә урнаштырыла.
-Йомгаклап нәрсә әйтер идегез?
-Җәяүлеләр катнашындагы һәлакәтләр әле дә җитди проблема булып кала. Аеруча көз һәм кыш башланганда, көн кыскарган вакытта хәл аеруча кискенләшә. Практика күрсәткәнчә, куркынычны киметүнең иң нәтиҗәле ысулы — яктылыкны кире кайтару элементларын куллану: алар җәяүлене ерактан күренерлек итә һәм йөртүчегә карар кабул итү өчен кыйммәтле секундлар бирә.
Нет комментариев