Чирмешәндә «Туган як җәүһәрләре» фестивале башлана
Безнең районда

Чирмешәндә «Туган як җәүһәрләре» фестивале башлана

Чирмешәндә «Туган як җәүһәрләре»-«Жемчужины родного края» халык иҗатының район фестиваленә старт бирелә. Ул ике ай дәвам итәчәк.

Быел әлеге зур чара Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге, Россиядә  Халыклар бердәмлеге елына багышланган.

Гадәттәгечә, әүвәл 13 зонада сайлап алу турлары уза, авыл җирлекләре, район оешмалары һәм учреждениеләре үзешчәннәре, график нигезендә, үз осталыкларын күрсәтәчәкләр. Беренче концерт Якты Тау авылында 7 октябрьдә көнне узачак. 25, 26, 27 ноябрь көннәрендә район мәдәният йорты сәхнәсендә район оешмалары үз осталыкларын күрсәтергә тиеш.

Иң яхшы номерлар декабрь аенда (4 декабрьдә булыр дип көтелә) узачак гала-концертка сайлап алына, монда иҗат бәйгесенең җиңүчеләре дә бүләкләнәчәк.

Призлы урыннар яулаган коллективларга акчалата премияләр тапшырү күздә тотыла, аерым номинацияләрдә җиңүчеләр дә бүләксез калмаячак, ди оештыручылар.


Нет комментариев