Чирмешәндә күп еллар бергә яшәгән парларны хөрмәтләделәр
Безнең районда

Чирмешәндә күп еллар бергә яшәгән парларны хөрмәтләделәр

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан “Орион” яшьләр үзәгендә оештырылган әлеге бәйрәмгә районыбызның төрле авылларында күп еллар бергә матур гомер итүче гаиләләрне чакырганнар иде.

Гаилә — ул кешенең таяныр ноктасы

Гаилә – тормышыбызның нигезе, дәүләтнең киләчәге. Бәйрәмне “Безнең гаилә – тату гаилә” дип атаганнар. Тату гаиләләрдә генә тырыш, уңган, тәүфыйклы, акыллы балалар үсә. Менә шундый күркәм сыйфатлары булган гаиләләр район үзәгендә кунакта булдылар.

Тантаналы чарада район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова да катнашты. Ул өлкән буын вәкилләренә ихлас рәхмәт сүзләрен ирештерде, аларның район үсешенә керткән зур өлешен билгеләп үтте.

Тантаналы чарада район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова да катнашты: Эльвина Җаббарова фотосы

Өлкәннәрнең еллар дәвамында башкарган хезмәте, яшь буынга биргән тәҗрибәсе һәм тормыш мәктәбе югары бәяләнде. Кунакларга нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге, якыннарының игътибар-хөрмәтен тоеп, озын һәм бәхетле гомер кичерүләрен теләделәр.

Безнең гаилә – тату гаилә

Алып баручылар очрашуга килгән биш пар белән таныштырып чык­тылар. Аларның һәммәсе дә тормыш сынаулары аша узып ныгыган, туган җиргә хезмәт итеп яшәгән кешеләр. Туган илгә ул-кызлар үстергәннәр, хәзер онык­лар сөеп яшиләр.

Алып баручылар очрашуга килгән биш пар белән таныштырып чык­тылар: Эльвина Җаббарова фотосы

Бәркәтә авылыннан Ибраһим һәм Гөлшат Мортазиннар, Күтәмәдән Александр һәм Валентина Зориннар, Казанкадан Игорь һәм Нина Назаровлар, Лашманнан Жанайдар һәм Рәсимә Мукашевлар бергә гомер итүләренең быел 50 еллыкларын билгеләгәннәр, ә Иске Котыштан Николай һәм Айсилу Таркаевлар быел зөбәрҗәт туйларын үткәргәннәр. Бу парлар гаилә тормышының серләре белән дә уртаклашты.

Туган илгә ул-кызлар үстергәннәр, хәзер онык­лар сөеп яшиләр: Эльвина Җаббарова фотосы

Күп еллар бергә, үзара үрнәк булып яшәгән өлкәннәребез - яшь буын өчен чын мәхәббәт, сабырлык һәм тугрылык үрнәге. Әлеге бәйрәм чарасы ныклы гаилә, үзара ярдәмләшү һәм олы хөрмәт һәрвакыт төп тормыш хәзинәсе булып калачагын тагын бер тапкыр исбатлады.

Бала ул - яшәү мәгънәсе

Очрашуга быел бәби алып кайткан яшь гаиләләрне дә дәшкәннәр: Эльвина Җаббарова фотосы

Очрашуга быел бәби алып кайткан яшь гаиләләрне дә дәшкәннәр. Чирмешәннән Радик һәм Назгөл Закировлар, Шәфкать һәм Мәрьям Шафыйковларның икенче балалары туган, ә Казанкадан Владимир һәм Алена Моисеевлар инде күпбалалы гаилә, аларның өченче сабыйлары дөньяга килгән. Яшь гаиләләргә район башлыгы исеменнән 30 мең сумга сертификатлар тапшырдылар.


Нет комментариев