Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Буранны да җиңделәр

Тирәбездә яхшы, ярдәмчел кешеләрнең күп булуына күптән түгел тагын бер кат инандым.

Ул көнне һич онытасыбыз юк. Һава торышы көйсез булса да, бик кирәккәнгә, Әлмәткә киттек. Кайтканда буран көчәйде, күз күреме начарайды. Шуңа Иске Үтәмештән ары уза алмадык. Тау башындарак юл үтеп узмаслыкка әйләнде, монда дистәләп машина туктап калды, араларында ерак җирләргә баручылар да шактый иде.

Аптырарлык хәл. Рәхмәт төшкере, авыр хәлдә калганнарга бер-бер артлы булышчылар килә башлады: полиция, МЧС вәкилләре, Чирмешән янгын часте начальнигы Фәрит Яруллин шәхсән үзе машинадагыларга мөрәҗәгать итеп, нинди ярдәм кирәген сорашырга керештеләр. Юлны чистарту җаен таптылар, һәрберебезне озатып та җибәрделәр. Әле бездән соң да шунда, табигать көйсезлеге белән көрәшергә калдылар. Мөгаен, ул кичтә аларга ял эләкмәгәндер.

Әлеге ир-атларга – белгечләргә – коткаручыларга бик зур рәхмәт.

Сау яшәсеннәр, гел макталып эшләсеннәр.

Кәлимулла Мәслахов.

Чирмешән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев