«Зәңгәрләнә башлаган»: 3 яшьлек бала прививкадан соң реанимациягә эләгә
Уфада 3 яшьлек малай АКДС һәм полиомиелит прививкасыннан соң реанимациягә эләгә. “Вся Уфа” телеканалы хәбәр итүенчә, табиб прививка ясату алдыннан Арслан Гомәровны барлык күрсәткечләр буенча да сәламәт дип таба. Ләкин прививка ясаткан көннең төнендә Арсланның хәле кинәт кенә начарая.