Соңгы елларда Кукмара районы халыкны эшле итү юнәлешендә шактый уңышлар яулаган төбәк. Әлеге яхшы тәҗрибәне безнең район делегациясе дә карап кайтты. Анда күргәннәре, алган тәэсирләре белән, без мөрәҗәгать иткәч, Туймәт авыл җирлеге башлыгы Җәлил Мортазин бик теләп уртаклаша.
Кукмараның киез итекләрен Татарстанда белмәгән кеше юктыр. Бу районда терлекчелекнең алга киткәнен...
Соңгы елларда Кукмара районы халыкны эшле итү юнәлешендә шактый уңышлар яулаган төбәк. Әлеге яхшы тәҗрибәне безнең район делегациясе дә карап кайтты. Анда күргәннәре, алган тәэсирләре белән, без мөрәҗәгать иткәч, Туймәт авыл җирлеге башлыгы Җәлил Мортазин бик теләп уртаклаша.
Кукмараның киез итекләрен Татарстанда белмәгән кеше юктыр. Бу районда терлекчелекнең алга киткәнен дә укып, ишетеп хәбәрдарбыз. Ә менә безнең як халкы "суына төшкән" суган игүдән анда файда алып яшәүчеләр булуы, мал асралучы ферма капкалары янәшәсендә чәчәкләр үсеп утыруы минем өчен - ачыш. Кукмара районында безне әүвәл "Пчеловод" дигән авылга алып бардылар. Безнең Чумачка кебек матур урынга урнашкан торак пункт, зурлыгы да шул чама. Монда Роберт Дмитриев дигән кеше гаилә фермасы оештырып җибәргән - иллеләп баш малы бар. Нигездә, сөтчелек белән шөгыльләнә. Сөтнең бер литрын кимендә 12 сум 90 тиеннән сата, ә аның үзкыйммәте (җитештерү өчен тотылган чыгымнар) 9 сум 50 тиен. Фермер һәр литр сөттән 3 сум 40 тиен табыш ала. Терлекләрдән кала, Робертның җирләре дә бар. Ә маллар санын арттырмакчы. Гомумән, монда кайсы гына фермер белән сөйләшмә, һәркайсы "киңәергә" ниятли, ферма биналарын зурайта.
Икенче авылда яшәүче, пенсиядәге агроном агай безнең як халкы "бизнес"ын үз иткән - ул өч гектар җирендә суган орлыгы үстерә. Кара орлыкны - "чернушка"ны трактор белән чәчә. Моның өчен махсус чәчкече бар. Беренче эшкәртүне гербицид белән башкара, аннан чүп утарга кеше яллый.
Орлыкны - «севок»ны сату эше дә көйләнгән. Һәр елны аны килеп алучы клиентлары бар.
- Иң кыены - орлыкны саклау,- ди агроном. Шунлыктан, ул терлекләр абзарына вентиляция ясаткан, бинаны җылытып, орлык сакларлык склад иткән.
Сарыклар асраучы фермер эше белән дә таныштык. Ул әлеге йорт хайванының йонын киез итек басучыларга сата (килограммын 80 сумнан). Корбан бәйрәмендә дә аның сарыклары - бик үтемле товар.
Кукмара авыллары урамнарыннан үткәндә, шуңа игътибар итәсең: монда халыкның һәрберсе ни белән булса да мәшгуль, "шәләй-вәләй" йөрүче юк. Өй яннарында техникалар күп. Аларын күрше Удмуртиядә колхозлар таралганда юнь бәядән юллап калганнар.
Бу якларда өйләрне чамасыз зур итеп салмыйлар икән. Җыйнак, әмма зәвык белән, искиткеч матур итеп эшлиләр. Урамнар чиста.
Сизелеп тора, кукмаралылар үз эшләрен яратып башкара. Димәк, файдасын күрәләр, тормыш алып барырлык акчасын да таба алалар. Эш дип күзләре янып тора аларның. Кызганыч, бездә әле халык, кукмаралылар белән чагыштырганда, бик пассив. Зур эшләр башларга шикләнебрәк торалар. Дөрес, аларда җирле җитәкчелек тә үз эшен башлаучыларга бик нык ярдәм итә ди. Авыл хуҗалыгы белгечләре фермерлар яныннан китми дә диярлек. Монысын фермерлар үзләре сөйләде.
Җәлил Мортазин.
Нет комментариев