Чирмешән районының “Ильхан” җәмгыятендә силос салуга керештеләр
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районының “Ильхан” җәмгыятендә силос салуга керештеләр

Югары Кәминкә авылындагы “Ильхан” җәмгыяте техникалары кукуруз уңышын силоска җыеп алуга җәлеп ителгән.

 Район авыл хуҗалыгы һәм азак-төлек идарәсеннән 20 сентябрьгә алынган мәгълүматлар буенча,  әлеге җәмгыятьтә  2400 тонна  кукуруз силоска салынган (тиешленең  22 проценты). Бу хуҗалыкта 1500 тирәсе мөгезле эре терлек, шул исәптән 700ләп баш савым сыеры асрала. Быел кукурузны районның  ике хуҗалыгында: “Ильхан”да – 450, “Әккәрәй”дә 150 гектар мәйданда үстерделәр.

Радик Назыйров фотолары.


Нет комментариев