Районның ветеринария белгечләре өй кошлары хуҗаларына мәҗбүри күрсәтмәләр бирә. Кагыйдәләрне бозу кош-кортсыз калдырырга мөмкин.
Кош гриппы – кош-кортларның ашказанын, сулыш органнарын зарарлый торган йогышлы авыру. Бу очракта кошлар күп үлә. Хуҗалар каз-үрдәкләрен, тавыкларын чит кошлар белән аралашуны бөтенләй булдырмый торган шартларда асрарга тиеш (иреккә чыгармыйча). Азыкларны ябык бүлмәләрдә саклыйсы.
Яңа кошларны бары тик кош гриппы буенча имин булган төбәкләрдән генә алу зарур.
Авыру билгеләре күренгәндә яки үлгән кошка тап булган очракта, кичекмәстән районның дәүләт ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.
Аеруча куркыныч авыру килеп чыкмасын өчен, дәүләт ветеринария берләшмәсе белгечләре халыкка өй кошларын ябык бүлмәләрдә асрарга, үрдәк, казларны сулыкларга җибәрмәскә, киек күчмә кошлар белән аралаштырмаска, ишегалдында куркыткыч корылмалар куярга киңәш итә, - диде районның баш ветеринария табибы Рөстәм Мостафин.
Нет комментариев