Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Безнең район - гөлбакча

1920нче ел. Ленин «Автоном Татар Социалистик Совет Республикасы (АССР) төзү турында» декретка кул куя һәм «Укырга, укырга, укырга» дигән васыяте белән безнең күңелләргә кереп кала. Наданлыкны бетерү курсларына 30 -40 яшьлек ирләр, хатыннар, балалар йөргәннәр, әзме - күпме белем алганнар. Көндез укырга мөмкинлекләре булмаганнар, кичке мәктәптә урта белем, кайберләре читтән...

1920нче ел. Ленин «Автоном Татар Социалистик Совет Республикасы (АССР) төзү турында» декретка кул куя һәм «Укырга, укырга, укырга» дигән васыяте белән безнең күңелләргә кереп кала.

Наданлыкны бетерү курсларына 30 -40 яшьлек ирләр, хатыннар, балалар йөргәннәр, әзме - күпме белем алганнар. Көндез укырга мөмкинлекләре булмаганнар, кичке мәктәптә урта белем, кайберләре читтән торып югары белем алганнар.
Әни әйтә иде: «Без ипине туйганчы 1936 елларда гына ашый башладык»,- дип. Тубал белән чәчеп, чабагач белән ашлык сугып күп ипи алып булмый. Сугыш башлангач, барлык хыяллар челпәрәмә килде. Безнең балачакны, яшьлегебезне урлады, киләчәккә булган өметләребезне җимерде…
70 ел тыныч, кайгы - хәсрәтсез, матур тормышта яшибез. Республикабыз елдан - ел, көннән - көн төзекләнә, матурая. Сугыштан соң авылларда йорт саен 6-7 бала туып үсте. Һәрберсе белем алып, туган авылларында, кайберләре үзләре төзегән шәһәрләрдә яшәп калдылар. Күпмилләтле республикабызда дус, бер - беребезгә ярдәм итеп тыныч, матур яшәвебезнең сере ил башлыкларыннан тора. Алар сабыр, зирәк акыллы, киләчәкне алдан уйлап эш итәләр.
Республикабыз башка төбәкләрдә дә танылган. Башкарган эшләребез белән горурлана алабыз. Безнең Татарстанны ерак чит илләрдә дә беләләр, тәҗрибә уртаклашырга киләләр.
Районыбыз йөзе дә үзгәрә, Чирмешән дә, башка авыллар да елдан-ел матурая бара. Зәвык белән төзелгән биналар, йортлар саны арта бара. Бүген яшьләргә укырга бөтен мөмкинлекләр бар. Тормышның кадерен белеп яшәргә генә.
Саимә Моратова.
Кара Чишмә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы республикага 95 ел