Безнең район - гөлбакча
1920нче ел. Ленин «Автоном Татар Социалистик Совет Республикасы (АССР) төзү турында» декретка кул куя һәм «Укырга, укырга, укырга» дигән васыяте белән безнең күңелләргә кереп кала.
Наданлыкны бетерү курсларына 30 -40 яшьлек ирләр, хатыннар, балалар йөргәннәр, әзме - күпме белем алганнар. Көндез укырга мөмкинлекләре булмаганнар, кичке мәктәптә урта белем, кайберләре читтән...