Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

“Безнең Чирмешән“ туганнар белән очраштырды

Район газетасының 24 февраль санын кулыма алып укый башлау белән ничектер сискәнеп куйдым. -Алсу, кара әле, газетада Әхсән абыйлар турында язганнар, - дип кычкырып ук җибәрдем. Беляевлар безгә хатын ягыннан туган тиешле кешеләр. Аларда Төрекмәнстанда кунакта да булган идек. Төгәл елын хәтерләмим, 80нче елларда Яңа елны Төрекмәнстанда каршыладык. Алсуның әбисе...

Район газетасының 24 февраль санын кулыма алып укый башлау белән ничектер сискәнеп куйдым.

-Алсу, кара әле, газетада Әхсән абыйлар турында язганнар, - дип кычкырып ук җибәрдем.
Беляевлар безгә хатын ягыннан туган тиешле кешеләр. Аларда Төрекмәнстанда кунакта да булган идек. Төгәл елын хәтерләмим, 80нче елларда Яңа елны Төрекмәнстанда каршыладык. Алсуның әбисе биреп җибәргән адрес буенча Әхсән абыйларны эзләп таптык, зур "торпеда" кавыны белән сыйлаганнары бүген дә хәтердә. Алар белән кабат, инде Чирмешәндә очрашу насыйп булды. Моның сәбәпчесе - район газетасы.
"Безнең Чирмешән"дә шундый язмалар күбрәк булсын иде. Газетадагы рекламалар да бик файдалы. Һәркем үзенә кирәкле әйбер таба ала. Башка газетадагы реклама - белдерүләр безнең өчен алай ук кызыклы да, файдалы да түгел.
Җәмил Гарифуллин.
Кармыш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хатлар Кармыш авылы “Безнең Чирмешән” район газетасы