“Безнең Чирмешән” район газетасы тег белән яңалыклар
-
“Безнең Чирмешән“ газетасына 1 меңнән артык кеше язылган
1 апрельдән, елның икенче яртысында алдыру өчен, матбугат басмаларына яздыруның төп этабы башланды. Моңа кадәр кайбер райондашларыбыз газета-журналларга вакытыннан алда, элеккеге бәяләр буенча заказ биреп куйдылар. "Безнең Чирмешән" - "Наш Черемшан"га, мәсәлән, меңнән артык карточка тутырылган. Матбугат басмаларына язылу белән бәйле сорауларыгыз булса, хат ташучыларга һәм район почта участогына мөрәҗәгать...
-
“Безнең Чирмешән“ туганнар белән очраштырды
Район газетасының 24 февраль санын кулыма алып укый башлау белән ничектер сискәнеп куйдым. -Алсу, кара әле, газетада Әхсән абыйлар турында язганнар, - дип кычкырып ук җибәрдем. Беляевлар безгә хатын ягыннан туган тиешле кешеләр. Аларда Төрекмәнстанда кунакта да булган идек. Төгәл елын хәтерләмим, 80нче елларда Яңа елны Төрекмәнстанда каршыладык. Алсуның әбисе...
-
“Безнең Чирмешән“ газетасы редакциясе хат ташучыларны бүләкләде
Район газетасы редакциясе 2016 елның беренче яртысына "Безнең Чирмешән" - "Наш Черемшан"га яздыру йомгаклары буенча иң яхшы, иң алдынгы элемтә бүлекчәләрен, хат ташучыларны, абунәчеләрне бүләкләде. Елның беренче яртысында Иске Үтәмеш элемтә бүлекчәсе (начальнигы Гөлнара Җаббарова) 173 йортка район газетасын китерәчәк (былтыр шул чорда 98 данә булган). Түбән Кармалка бүлекчәсендә (Людмила...
-
“Безнең Чирмешән“ тиражын киметмәде
Бүген район газетасын 4519 адреска алдыралар. Үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда, бу басмага язылучылар 1100дән күбрәккә арткан (үсеш 33 процент). Тиздән 85 еллыгын билгеләп үтәчәк "Безнең Чирмешән" - "Наш Черемшан" шул дәвердә русча - 9143, татарча 9133 сан басылган. Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.
-
“Безнең Чирмешән“ - “Наш Черемшан“ - районда иң популяр басма
Киләсе елның беренче яртысында алдыру өчен, район газетасына 3300 гаилә һәм оешма заказ карточкасы тутырган да. План "телендә" әйтсәк, ул 96 процентка үтәлгән. Матбугатка язылу өчен тагын ике атна вакыт бар, димәк, бу күрсәткеч әле тагын үсәчәк. Ә сез "Безнең Чирмешән" - "Наш Черемшан"га язылдыгызмы? Сүз уңаеннан, 2016нчы елның беренче...
-
“Безнең Чирмешән“ - республикада беренче
"Кеше һәм табигать» республика конкурсында "Безнең Чирмешән" газетасы беренче урынны яулады. Ул шәһәрләр һәм районнар массакүләм мәгълүмат чаралары арасында "Вакытлы матбугат язмаларында иң яхшы басма" номинациясендә җиңүче, Диплом, бүләк иясе. Быел әлеге бәйгедә республиканың ике йөздән күбрәк журналисты катнашкан, комиссиягә 500ләп материал җибәрелгән. "Эколидер" һәм "Табигать һәм кеше" конкурсларында җиңүчеләрне...
-
“Безнең Чирмешән“гә юньрәк бәядән язылып калыгыз
1 апрельдән вакытлы матбугат басмаларына яңа бәяләрдән генә язылып булачак. Әлегә, бүген һәм иртәгә, "Безнең Чирмешән" - "Наш Черемшан"га льготалы бәядән заказ бирергә мөмкин. Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.