Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

“Безнең Чирмешән”сез тора алмыйм

"Безнең Чирмешән" газетасының килүен һәрвакыт түземсезлек белән көтеп алам. Аны беренче битеннән үк игътибар белән укып чыгам. Яңа ел бәйрәмнәре башында газета килмәде, бик уңайсыз булды. Без, олы яшьтәге кешеләр, хәзер инде әллә кая чыгып йөри алмыйбыз, шуңа да бөтен хәбәрне газета битләреннән укып беләбез. Танышлар турында аеруча кызыксынып укыйм....

"Безнең Чирмешән" газетасының килүен һәрвакыт түземсезлек белән көтеп алам. Аны беренче битеннән үк игътибар белән укып чыгам.

Яңа ел бәйрәмнәре башында газета килмәде, бик уңайсыз булды. Без, олы яшьтәге кешеләр, хәзер инде әллә кая чыгып йөри алмыйбыз, шуңа да бөтен хәбәрне газета битләреннән укып беләбез. Танышлар турында аеруча кызыксынып укыйм. Күптән түгел генә газетада Лашманда яшәүче Нәхтимә әби Зыятдинова турында язганнар иде. Мәкаләне кызыксынып укып чыктым. Мин ул әбине бик яхшы беләм. Аңа 100 яшь тулган икән, хәтере дә яхшы, намазны да калдырмый дигәннәр. Менә бит нинди кешеләр бар.

Хафаза Мортазина.

Әмир авылы.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Безнең Чирмешән тора алмыйм газетасыз