Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

64 ел элек булган фаҗига кабат күз алдына килде

"Безнең Чирмешән" газетасының 22 декабрь санында басылган "1953нче елгы фаҗигане искә алдылар" исемле язманы укыгач, 64 ел элек булган күңелсез вакыйга кабат, хәтердә яңарды, муенсадагы төймәләр кебек, тезелеп күз алдына килеп басты. Әйтерсең, бу хәл әле кичә генә булган кебек. Мин Чирмешән мәктәбендә 1нче класста укып йөргән ел, мәктәптән ерак...

"Безнең Чирмешән" газетасының 22 декабрь санында басылган "1953нче елгы фаҗигане искә алдылар" исемле язманы укыгач, 64 ел элек булган күңелсез вакыйга кабат, хәтердә яңарды, муенсадагы төймәләр кебек, тезелеп күз алдына килеп басты. Әйтерсең, бу хәл әле кичә генә булган кебек.

Мин Чирмешән мәктәбендә 1нче класста укып йөргән ел, мәктәптән ерак түгел, абый белән, Шура апа Долгополовада фатирда торабыз. Бу көнне дә, гадәттәгечә, күрше кызы Оля Дуглава белән чана шуарга бардык. Озак уйнагач, өшедек һәм мәктәпкә кереп җылындык. Җыештыручы апаларның лампаларга керосин салып йөргәне, кинодан өзек кебек, күз алдында тора. Аннан кайтып киттек. Миңа, өшегәнсең бит дип, тиз-тиз чәй ясап бирделәр, тик аны эчәргә өлгермәдем, урамда "мәктәп яна!" - дип кычкырган тавышка сискәнеп киттек. Киендек тә, мәктәпкә йөгердек. Без урамга чыкканда ялкын мәктәп түбәсеннән чыккан иде инде. Анда кешеләрнең утка ыргылуы, елаган тавышлар бүгенгедәй күз алдында. Ниндидер ар-атлар мәктәпне чолгап алган, халыкны якын җибәрми. Шура апа мине кулыннан ычкындырмады. 3-4 яшьләрдәге баланың өзгәләнеп елавы аеруча истә. Соңыннан белдек, бу янгында үлгән укытучының баласы булган икән.

Ә менә янып үлүчеләрне ничек җирләгәннәрен хәтерләмим, безне анда җибәрмәгәннәрдер инде.

Без ул чакта башлангыч класслар янган мәктәптә түгел, ә читтәрәк урнашкан, кечкенә генә бер бинада укый идек. Янгыннан соң берәр атна мәктәпкә йөрмәдек, аннан кабат укуны дәвам иттек.

Фәһимә Дәүләтшина - Галимова.

Туймәт авылы.

cheremshan.tatarstan.ru фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Безгә язалар килде 64 ел элек булган фаҗига кабат күз алдына