Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Журналист, язучы, продюсер Илфак Шиһапов вафат...

Бүген танылган татар журналисты, продюсер Илфак Шиһапов 49 яшендә арабыздан китеп барды. Бүген Илфак элекке хатыны Илсөя Бәдретдинова белән бергә "Мәйдан" каналының тапшыруында катнашырга тиеш булган. Әмма ул килмәгән. Каналның баш мөхәррире Айгөл Нәбиуллина әйтүенчә, Илсөягә Илфакның үлүе турында хәбәр иткәннәр. Ни өчен, ни сәбәпле икәнен Илсөя әлегә үзе дә...

Бүген танылган татар журналисты, продюсер Илфак Шиһапов 49 яшендә арабыздан китеп барды.
Бүген Илфак элекке хатыны Илсөя Бәдретдинова белән бергә "Мәйдан" каналының тапшыруында катнашырга тиеш булган. Әмма ул килмәгән. Каналның баш мөхәррире Айгөл Нәбиуллина әйтүенчә, Илсөягә Илфакның үлүе турында хәбәр иткәннәр. Ни өчен, ни сәбәпле икәнен Илсөя әлегә үзе дә белми. Илфакның үлүен аның белән бергә эшләгән җырчы Илназ Гарипов та раслады. Аңа бу хакта Илсөя Бәдретдинова хәбәр иткән, ул үзенең Илфакның өенә барачагын әйткән.
"Илфак абый белән бер ел эшләгән юк иде. Соңгы тапкыр 7 май тирәләрендә аралаштык, авылга кайтып барам, диде. Кичә генә "исән микән?" дип интернеттагы битенә кереп карадым, соңгы тапкыр 23 майда кергән булган. Аның сәер язмаларына ияләнгән идек инде, болай булыр дип күз алдына да китерә алмадым. Илфак абый бик яхшы кеше иде. Кызганыч, үзен кулга ала алмады..." - дип сөйләде безгә Илназ Гарипов.
Илфакның интернеттагы язмаларын карасаң, әйтерсең лә ул үләсен алдан тойган. "Китәм инде... Үкенечсез, үпкәсез... Күкләремә рәхмәт әйтеп... Мин яратам сезне, кешеләр..."
Илфак Шиһапов татар журналистикасына зур өлеш керткән шәхес. Ул безнең күңелләрдә туры сүзле, ихлас булуы белән сакланачак. Урының оҗмахта булсын, Илфак!..
http://intertat.ru/tt/component/k2/item/66126-zhurnalist-yazuchyi-prodyuser-ilfak-shiһapov-vafat.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined

2
X