Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

ЙӨРГӘН КЫЗЫН ЧӘНЧЕП ҮТЕРГӘН ЕГЕТНЕҢ ӘНИСЕ: "МИН АНЫ ТАБАРГА ДА ТЕЛӘМӘГӘН ИДЕМ"

20 декабрь кичендә Уфаның Черниковка бистәсендәге кибеттә 26 яшьлек Үзбәкстан кешесе кияүгә чыгудан баш тартканы өчен очрашып йөргән кызына 17 тапкыр пычак белән кадый. 23 яшьлек кыз авыр тән җәрәхәтләре алганнан соң шунда ук җан бирә. Али белән Шахзона cоциаль челтәрдә танышып бер ел виртуаль рәвештә аралашалар." Mash" мәгълүмәт порталы...

20 декабрь кичендә Уфаның Черниковка бистәсендәге кибеттә 26 яшьлек Үзбәкстан кешесе кияүгә чыгудан баш тартканы өчен очрашып йөргән кызына 17 тапкыр пычак белән кадый. 23 яшьлек кыз авыр тән җәрәхәтләре алганнан соң шунда ук җан бирә.

Али белән Шахзона cоциаль челтәрдә танышып бер ел виртуаль рәвештә аралашалар." Mash" мәгълүмәт порталы хәбәр иткәнчә, кияүгә чыгу тәкъдиме булганчы алар берничә мәртәбә күрешәләр. Тәкъдим ясаганнан соң егет кызга уйларга вакыт бирә һәм баш тартса, үтерү белән яный, дип хәбәр итә "Башинформ" сайты.

Кыз егетнең әнисенә шалтыратып барысын да сөйли һәм Алиның үтерәм дип янавын әйтә.


Егет Мәскәүдә яшәгән. Җинаять кылыр алдыннан ул туганнарында кунак була. Әнисе егеткә аның гаиләдә көтеп алынмаган бала икәнен әйтә. Әни кеше улына: "Мин аборт ясатырга теләгән идем, әмма әтиең табарга кушты", - дип әйтә. Мөгаен, бу сүзләр егетне үпкәләтә.

Кызны чәнчеп үтергәч, Али үз-үзенә кул сала - күкрәгенә пычак белән кадый. Табиблар аның гомерен саклап калалар. Бүген ул авыр хәлдә, хастаханәдә ята.

«Үтерү» статьясы буенча җинаять эше ачылган, хокук саклаучылар фаҗиганың шаһитләреннән сорау ала. Гаепләнүчегә хастаханәдә сак куелган.

intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фаҗига Чирмешщн районы егет пычак белән кадый