Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Йорт этләрен һәм мәчеләрне теркәргә кирәк булачак

Чиләбе депутатлары Дәүләт Думасына йорт этләрен һәм мәчеләрне мәҗбүри теркәү турындагы закон проекты тәкъдим иткән.

Закон проекты авторлары «хайваннарга җаваплы караш турында»гы законга мондый үзгәрешләр кертү югалган хайваннарны хуҗаларына кайтаруны җиңеләйтәчәк, дип саный. Хуҗалар да дүрт аяклы дусларына карата җаваплырак карый башлар, ди алар.

Шулай ук депутатлар сукбай эт һәм мәчеләрне, стерилизация ясаганнан соң да, балалар бакчалары, мәктәпләр, балалар өчен уен мәйданчыклары һәм хастаханәләр янына җибәрүне тыярга тәкъдим иткән.

Дәүләт думасының Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау комитеты башлыгы Владимир Бурматов бу хакта: «Тәкъдим ителгән инициатива, асылда, дөрес, әмма кулланылышта нәтиҗәсез», — дигән. Сәбәбе — бу закон проекты «Ветеринария турындаг»ы законнарга үзгәрешләр кертүне тәлап итәчәк. Бурматов билгеләп үткәнчә, көзен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Дәүләт Думасына хайваннарны түләүсез теркәүне кертүче үз закон проектын тәкъдим итәргә планлаштыра.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев