Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Яшел Үзәндә 56 ел бергә сайлауга йөргән пар тавыш бирде

80 яшьлек Лиля Сибагатуллина Россия Президенты кыю фикерле кеше булырга тиеш, дип саный. (Яшел Үзән, 18 март , "Татар-информ", Мөршидә Кыямова). Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче 80 яшьлек Лиля һәм 82 яшьлек Равил Сибагатуллиннар сайлауга 56 ел бергә йөри. Алар өчен һәр сайлау бәйрәм кебек. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Лиля Сибагатуллина...

80 яшьлек Лиля Сибагатуллина Россия Президенты кыю фикерле кеше булырга тиеш, дип саный.

(Яшел Үзән, 18 март , "Татар-информ", Мөршидә Кыямова). Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче 80 яшьлек Лиля һәм 82 яшьлек Равил Сибагатуллиннар сайлауга 56 ел бергә йөри. Алар өчен һәр сайлау бәйрәм кебек. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Лиля Сибагатуллина үзе әйтте.

"Россия Президентын күңелемнән әллә кайчан сайлап куйдым инде, - ди Лиля Сибагатуллина. - Ил җитәкчесе көчле рухлы, кыю фикерле, спорт яратучы ир булырга тиеш. Шул ук вакытта белемле, акыллы булсын. Россия белән менә шундый кешеләр генә идарә итә ала".

Лиля ханым ире Равил ага белән бергә 56 ел гомер итә. Шул вакыттан бирле сайлауга гел бергә йөриләр.

"Тыныч илдә яшибез, тормышымнан канәгать, - ди Лиля Сибагатуллина "Татар-информ" хәбәрчесенә. - Ирем белән бер кыз бала тәрбияләп үстердек. Аллага шөкер балабыздан уңдык, оныкларыбыз да бар. Гомер буе Яшел Үзәннең Серго заводында эшләдек. Ирем хәзер дә Ветераннар советын җитәкли. Яшел Үзәннең Ленин урамында торабыз, шуңа күрә һәрвакыт "Родина" мәдәният сараенда урнашкан сайлау участогына барып 56 ел инде үзебезнең гражданлык бурычыбызны үтибез. Сайлау - безнең өчен бәйрәм кебек ул. Монда күптәнге танышлар белән күрешәсең, дөнья хәлләре турында сөйләшәсең. Бүген кызым Гүзәл оныклар белән кунакка киләчәк, шулай булгач мул табын артында оныклар белән аралашып утырачакбыз. Гомумән Яшел Үзән каласы матур шәһәр, кешеләре дә ягымлы, ачык йөзле, без картларга шөкер итәсе генә кала".

Яшел Үзән районы һәм шәһәрендә барлыгы 96 сайлау участогы эшли. Монда сайлаучылар саны 140 меңгә җитә.

tatar-inform.tatar фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: белеп торыгыз Яшел Үзәндә 56 ел бергә сайлауга йөргән пар тавыш бирде

2
X