Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Ящур – куркыныч авыру

Россия территориясендә 1991дән 2016 елга кадәр вакыт аралыгында биш федераль округта ящур (тилчә чиренең 59 очрагы теркәлгән, шуларның 4се - агымдагы елда. -Әлеге куркыныч авыруның килеп чыгу ихтималы әле бүген дә саклана, - ди район ветеринария берләшмәсенең баш врач-эпизоотологы Рафик Дәүләтшин. Ящур - партояклы йорт һәм кыргый хайваннарда була торган...

Россия территориясендә 1991дән 2016 елга кадәр вакыт аралыгында биш федераль округта ящур (тилчә чиренең 59 очрагы теркәлгән, шуларның 4се - агымдагы елда.

-Әлеге куркыныч авыруның килеп чыгу ихтималы әле бүген дә саклана, - ди район ветеринария берләшмәсенең баш врач-эпизоотологы Рафик Дәүләтшин. Ящур - партояклы йорт һәм кыргый хайваннарда була торган кискен рәвештә узучы авыру. Авыруны йоктырган хайванны бизгәк тота, авыз эчендәге лайласыман тышча, җилен тиресе һәм аяклар зарарлана. Чир кешеләргә дә иярергә мөмкин - авыру хайванның сөтен кайнатмыйча кулланганда, сирәк очракта ит аша. Авыру терлекләрне караганда, дәвалаганда, сөт сауганда, чалганда да ящурны йоктыру ихмалы бар. Кешедән кешегә исә бу чир күчми.
Ветеринария белгечләре мөгезле эре терлектә була торган тагын бер йогышлы чир - нодуляр дерматит хакында да кисәтәләр. Бу авыру берничә тапкыр 2015 елның көзендә һәм быелгы язда теркәлде. Ул тирене, лимфа системасын, лайласыман тышчаны зарарлый, кыска вакытлы бизгәк тоту була. Надуляр дерматит зур икътисади зыян китерә.
-Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм шәхси хуҗалыкта маллар асраучылар ящур һәм нодуляр дерматитны кисәтү өчен зоогигиена нормалары һәм кагыйдәләре таләпләрен үтәргә тиеш,- ди Рафик Дәүләтшин. - Терлекләр асрала торган биналарны, азык саклау һәм әзерләү урыннарын даими дезинфекцияләргә, дератизацияләргә, чит кешеләрнең керүен чикләргә. Хайваннарны һәм продукцияне санкцияләнмәгән сәүдә нокталарында һәм ветеранария документларсыз сатып алмаска. Сатып алынган терлекне ветеринария хезмәтендә һәм авыл җирлегендә теркәргә. Тагын бер таләп - хайванны чалыр алдыннан ветбелгечләрдән тикшертергә, ә иткә ветеринар-санитар экспертиза үткәрергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ящур малларда чир бизгәк тоту