Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Янгынга каршы – аерым режим

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе карары белән 20 апрельдән 15 майга кадәр район территориясендә янгынга каршы аерым режим кертелә. Россия ЭЭМнең "Чирмешән" муниципальара бүлеге, күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе, "Чирмешән урманчылыгы" учреждениесе хезмәткәрләре составында районда профилактик төркем оештырылган. Әлеге төркемгә көн саен торак пунктларны һәм аларның чикләрендәге урман фонды җирләрен карап чыгу...

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе карары белән 20 апрельдән 15 майга кадәр район территориясендә янгынга каршы аерым режим кертелә.


Россия ЭЭМнең "Чирмешән" муниципальара бүлеге, күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе, "Чирмешән урманчылыгы" учреждениесе хезмәткәрләре составында районда профилактик төркем оештырылган. Әлеге төркемгә көн саен торак пунктларны һәм аларның чикләрендәге урман фонды җирләрен карап чыгу бурычы йөкләнә.

Авыл җирлекләре башлыкларына торак пунктлар, предприятие, шәхси хуҗалыклар, урман территорияләрендә чүп һәм коры үләннәр яндыруга юл куймауны контрольдә тоту, территорияләрне чүп - чардан һәм коры үләннәрдән чистарту, торак пунктларны ландшафтлы янгыннардан саклау өчен минеральләштерелгән полосалар ясау, ирекле янгын сүндерү дружиналарыннан тәүлек буе кизү торуны оештыру бурычы куела, торак пунктларны су белән тәэмин итү буенча да чаралар күре-лергә тиеш.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек идарәсе алдына язгы кыр эшләре барышында авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян - фермер хуҗалыкларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүне тәэмин итү сорала. Авыл хуҗалыгы җирләрендә коры үләннәрне һәм калдык - постык саламны яндырырга ярамый. "Чирмешән урманчылыгы" учреждениесе, күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе һәм 135нче янгын часте җитәкчелеге алдына да төгәл бурычлар куела. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучы затлар җаваплылыкка тартылачак.

Район башкарма комитеты җитәкчесе карары белән янгынга каршы аерым режим чорына чаралар планы расланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән янгынга каршы аерым режим