Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Яңа Элмәле кешесенә электр санагычын алмаштырырга кушканнар

Күптән түгел безгә челтәр компаниясе контролерлары килеп, электр санагычны алмаштыру кирәклеге турында әйтеп киттеләр. Ләкин ни өчен? Ул бит эшли. Электр санагычны кайчан алмаштырырга кирәк һәм аның тәртибе ничек икән?

Анатолий Иванов.

Яңа Элмәле.

Әлеге сорауга “Энергосбыт” җәмгыятенең клиентларга хезмәт күрсәтү район офисы начальнигы Татьяна Беззубова түбәндәгечә җавап бирде:

-Редакциягә мөрәҗәгать иткән Яңа Элмәле кешесенең 2006 нчы елда куелган санагычының тикшерү вакыты 2017 елда ук узган, аңа бу хакта язма рәвештә хәбәр бирелгән иде. Ләкин шул вакытта да,  аңардан электрэнергиясе өчен түләү норматив буенча алынырга тиеш булса да,   ул санагыч күрсәткечләре нигезендә исәпләнде. Челтәр компаниясенең контролерлары бу очракта исәпләү җиһазын алмаштыруны таләп итәргә хокуклылар.

Кулланучы санагычны үз хисабына сатып алырга тиеш (аның бәясе  600 сумнан башлана). Аны белгеч – электрчы урнаштыргач, санагыч паспорты белән челтәр компаниясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аннары  контролер санагычка пломба куя.

Слңгы вакытта  авылларда санагычларны алмаштыру яисә урамга чыгару буенча хезмәтләр тәкъдим итүчеләр турында еш ишетергә туры килә. Форсаттан файдаланып шуны да әйтәсе килә: андый кешеләргә ышанмагыз, барлык сораулар буенча челтәр компаниясенә яисә “Энергосбыт”ка мөрәҗәгать итегез.

фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев