Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Владимир Пантелеевич Трофимов вафат булды

72 нче яшендә, каты авырудан соң, озак еллар Чирмешән районында җаваплы постларда эшләгән Владимир Пантелеевич Трофимов вафат булды.

В.П. Трофимовның бөтен эшчәнлеге авыл хуҗалыгы белән бәйле. Башта, 1971 елдан Фрунзе исемендәге колхозда – агроном, аннары Ильич исемендәге һәм Фрунзе исемендәге колхозларның рәисе булды. Пенсиягә чыкканчы, соңгы елларда ул районның җир комитетын җитәкләде.

Владимир Пантелеевич һәр эш урынында үзен яхшы белгеч, энергияле һәм инициативалы җитәкче итеп күрсәтте, хезмәттәшләре, җитәкчелек һәм район халкы арасында авторитет казанды. Ул берничә тапкыр район һәм авыл Советлары депутаты итеп сайланды. 2006 елда В.П. Трофимовка “Татарстанның атказанган җир төзүчесе” дигән мактаулы исем бирелде. Аның хезмәт уңышлары күп санлы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бәяләнде.

Владимир Пантелеевич Трофимов турында якты истәлек безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

Ф.М. Дәүләтшин, Г.М. Җамалтдинов, И.Н. Шәйдуллин, М.З. Гатин, Н.Н. Ефимов, И.Г. Захаров, А.Н. Романовский, И.В. Тайдакова.

фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев