Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Уяулыкны югалтмыйк

Агымдагы елның 10 аенда районыбызда террорчылык һәм экстремизм характерындагы җинаятьләр теркәлмәде. Мондый төр закон бозуларны алда да булдырмау максатында полиция хезмәткәрләре даими, профилактик аңлату эшләре алып бара. Россия Эчке эшләр министрлыгының "Чирмешән" муниципальара бүлеге тәртип сакчылары мәчет һәм чиркәүләрдә дин әһелләре белән террор-чылыкны һәм экстремизмны кисәтүгә кагылышлы әңгәмәләр үткәрәләр. Авыл...

Агымдагы елның 10 аенда районыбызда террорчылык һәм экстремизм характерындагы җинаятьләр теркәлмәде. Мондый төр закон бозуларны алда да булдырмау максатында полиция хезмәткәрләре даими, профилактик аңлату эшләре алып бара.


Россия Эчке эшләр министрлыгының "Чирмешән" муниципальара бүлеге тәртип сакчылары мәчет һәм чиркәүләрдә дин әһелләре белән террор-чылыкны һәм экстремизмны кисәтүгә кагылышлы әңгәмәләр үткәрәләр. Авыл җыеннарында, мәктәп коллективларында да ел дәвамында әлеге тема буенча аңлату эшләре алып барылды. Әйтик, сентябрьдә игълан ителгән "Экстремизмга-юк!" дип аталучы айлык кысаларында районның белем бирү учреждениеләрендә 27 лекция укылган.

Ел башыннан алып, 10 ай эчендә полиция хезмәткәрләре йөздән артык халык җыенында катнашып, экстремизм хакында чыгыш ясадылар.

Бездә яшәүче чит ил гражданнарын полиция күзәтүе астында тоту да террорчылыкны, экстремизмны профилактикалауны кисәтүнең бер юнәлеше. Бүген безнең районда шундый 43 кеше гомер кичерә. Шөкер, халкыбыз үзара аңлашып, тату яшәп, милли һәм дини низагларга керми. Бу яктан бездә тыныч. Әмма Татарстан Республикасында да соңгы айларда террористик, экстремистик характерда булган вакыйгалар уяулыкны югалтмауны сорый. Халкыбызның тынычлыгын тәэмин итү, террорчылык гамәлләрен булдырмау буенча полиция тарафыннан эш дәвам итә.

Фаяс Минһаҗев,
Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара бүлеге начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined террорчылык һәм экстремизм

2
X