Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Утлы уенчык куркыныч

Яңа ел бәйрәмнәрендә кичләрен салют аттыру күңелле инде ул. Тик пиротехника белән бик сак эш итү кирәк. Онытмагыз, ут ата торган "уенчык"ларны сатып алганда, товарның куркынычсызлык сертификатын карарга, аны ничек итеп куллану кагыйдәләрен укырга кирәк. Инструкциянең рус телендә язылган булуы шарт, диләр белгечләр. Анда: -товарның яраклылык срогы хакында мәгълүмат булырга...

Яңа ел бәйрәмнәрендә кичләрен салют аттыру күңелле инде ул. Тик пиротехника белән бик сак эш итү кирәк.

Онытмагыз, ут ата торган "уенчык"ларны сатып алганда, товарның куркынычсызлык сертификатын карарга, аны ничек итеп куллану кагыйдәләрен укырга кирәк. Инструкциянең рус телендә язылган булуы шарт, диләр белгечләр. Анда:
-товарның яраклылык срогы хакында мәгълүмат булырга тиеш (гадәттә ул ике елдан артмый һәм озайтылмый). Интрукциянең рус телендә булмавы кешене сагайтырга тиеш, димәк бу - сертификатсыз,тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч, шикле продукция;
-инструкциядә әлеге җайланманы янучан әйберләрдән, агачлардан, тораклардан һәм кешеләрдән нинди ераклыкта аттырырга яраганлыгы языла;
-яшь чикләүләре күрсәтелә (балалар мөстәкыйль куллана торган пиротехника алай күп түгел);
"Утлы сюрприз" төргәгенең пөхтә эшләнүе аның заводта ясалганлыгына ишарә. Тигез келәйләнмәгән урыннар, кыек куелган филтә - монысы инде кустарь җитештерү билгеләре. Ә фальшфейер һәм сигнал ракетасы ише һөнәри пиротехника куллану бөтенләй тыела.
Районның янгын күзәтчелеге хезмәте инспекторы Андрей Фомин әйтүенчә, 15 декабрьдән 10 январьга кадәр игълан ителгән янгынга каршы аерым режим чорында кагыйдәләрне бозган өчен, гражданнарга 2 меңнән 4 мең сумга чаклы, вазифаи затларга - 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик затларга 400 мең сумнан 500 меңгә чаклы штрафлар каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңа ел салют