Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Урманасты Үтәмештән Радик Галиуллин хәрби контрактын озайтырга ниятли

Урманасты Үтәмеш егете Радик Галиуллин киләчәген чын-чынлап хәрби хезмәт белән бәйләргә ниятләгән. Аның инде хәрби стажы 6 ел ук булган, контракт буенча хезмәткә төзегән икенче килешүе дә ахырына якынлашып килә. Радик Фәрхать улы 2006 елда армия хезмәтенә алына, Свердловский өлкәсендә ил алдындагы бурычын үтәгәч, өч елга килешү төзеп, хезмәтен Кавказда...

Урманасты Үтәмеш егете Радик Галиуллин киләчәген чын-чынлап хәрби хезмәт белән бәйләргә ниятләгән. Аның инде хәрби стажы 6 ел ук булган, контракт буенча хезмәткә төзегән икенче килешүе дә ахырына якынлашып килә.

Радик Фәрхать улы 2006 елда армия хезмәтенә алына, Свердловский өлкәсендә ил алдындагы бурычын үтәгәч, өч елга килешү төзеп, хезмәтен Кавказда дәвам итә.
-Армиядән кайткач, читтән торып укырга кердем һәм мәктәптә эшләдем, - ди Р. Галиуллин. - Тик монда перспектива күрмәдем, уйладым, фикерләдем дә, кабат контракт буенча хезмәткә киттем.
Якташыбыз икенче килешүен 2013 елда төзи, Екатеринбург шәһәрендәге хәрби частьтә кадрлар бүлеге начальнигы урынбасары булып хезмәт итә. Сержант Галиуллин фатир алуга ипотекага да баскан.
Урманасты Үтәмеш егете туганнары янына чираттагы ялга кайткан, Сабан туйлары үткәч кабат китәчәк.
Контракт буенча хезмәткә барырга егетләр бик ашыгып ризалашмый икән. Алай да 2013 елда - 12, 2014тә 14 якташыбыз килешү буенча хезмәткә киткән. Ә быел бары ике яшь кеше генә килешү төзегән. Районга 2015 елда 13 егетне контракт буенча хезмәткә җибәрү бурычы йөкләнгән.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Урманасты Үтәмеш контрактник