Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Белеп торыгыз

Уңыш тартучы магнитка әйләнәчәксез!

Гыйнвар беткәнче йолдызнамәнең өч билгесенә ишелеп бәхет киләчәк! Кемнәр алар?

Тиздән Игезәкләр күптән көткән уңышына ирешәчәк. Астрологлар моңа шикләнми. Аеруча иҗади өлкәдә эшләүчеләргә бәхет елмаячак. Яңа эш башларга, идеяләрен тормышка ашырырга, контрактлар төзергә теләгән Игезәкләргә юл ачык, тәвәккәлләгез!

Кыз билгесендә туганнарның да тормышлары сизелеп яхшырачак. Җитәкчеләр аларның тырышлыгын күрәчәк һәм югары бәяләячәк. Хезмәт хакының артуын яисә карьера баскычында күтәрелүеңне көт, Кыз! Нәрсәгә тотынсаң да, эшләрең майлагандай барачак.

Сукоярның барлык проблемалары артта калачак. Ул сүзгә килешкән кешеләре белән дуслашачак, эшләре җайга салыначак. Бик файдалы яңа танышулар да көтелә, алар Сукоярга һәрьяклап уңышка ирешергә ярдәм итәчәк.

Игезәкләр, Кыз һәм Сукояр бу көннәрдә тирә-ягындагы вакыйгаларга бик игътибарлы булсын, чөнки язмышлары аларга билгеләр күрсәтәчәк. Эчке тоемлауга ышанырга һәм үзгәрешләрдән курыкмаска, кыю булырга кирәк!

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев