Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Түләүле юлдан йөрү бәясе билгеле

Татарстанда ике түләүле юл – Вознесение трактының икенче өлеше һәм Алексеевск – Әлмәт юлыннан йөрү бәясе билгеле булды. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова әйткән.

“Искәртеп узабыз: кайбер мәгълүмат чаралары моңарчы юл бәясе турында хәбәр иткән саннар, бу уңайдан кабул ителгән соңгы карарга тәңгәл килми”, – дигән ул.

Лилия Галимова сүзләренә караганда, әлеге мәсьәләдә үткәрелгән анализ Рөстәм Миңнехановка тапшырылган.

Аерым алганда, җиңел машина йөртүчеләр (I категория) өчен Вознесение трактыннан хәрәкәт итү – 90 сум, ә хәрәкәт күп булган вакытта (6.30–9.00 һәм 17.00–19.30 сәгатьләрдә) – 150 сум тәшкил итәчәк. II категория йөртүчеләр өчен, вакытына карамастан – 150 сум, III категория өчен – 250 сум, III категория өчен – 350 сум тәшкил итәчәк.

Алексеевск – Әлмәт юлыннан хәрәкәт итүнең һәр чакрымы өчен җиңел машина хуҗаларына (I категория) – 4,50 сум түләргә туры киләчәк. II категория йөртүчеләр өчен – 6,75 сум, III категория өчен – 9 сум, III категория өчен – 18 сум.

Җиңел машина хуҗаларына Алексеевск – Әлмәт юлыннан узу 653 сумга төшәчәк.

 

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев