Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

ТӨРКИЯ КУРОРТЫНДА КАЗАН ТУРИСТЛАРЫНА ҺӨҖҮМ ИТКӘННӘР

Төркия курортында - Сиде шәһәрендә Казан туристларына һөҗүм иткәннәр, дип хәбәр итә «Вести КАМАЗа». 24 сентябрь төнендә Казан һәм Екатеринбургтан килгән яшьләр диңгезгә юл тота. Кунакханәне бераз узгач, туристларга рус кызлары белән аралашучы 5 төректән торган төркем очрый. Россия яшьләре аларга сәлам бирергә тели, әмма төрекләр, туристлар кызларны алып китә...

Төркия курортында - Сиде шәһәрендә Казан туристларына һөҗүм иткәннәр, дип хәбәр итә «Вести КАМАЗа».

24 сентябрь төнендә Казан һәм Екатеринбургтан килгән яшьләр диңгезгә юл тота. Кунакханәне бераз узгач, туристларга рус кызлары белән аралашучы 5 төректән торган төркем очрый. Россия яшьләре аларга сәлам бирергә тели, әмма төрекләр, туристлар кызларны алып китә дип уйлап, аларга һөҗүм итә. Төрекләрнең берсе 31 яшьлек Екатеринбург кешесенә пычак белән кадый. Ир-атның корсагы һәм кулы яралана, аны хастәханәгә илтәләр. Калганнарына артык зыян килми.
Агентлык мәгълүматлары буенча, җәрәхәтләнүчеләргә җирле полиция хезмәткәрләре шикаять язудан мәгънә юклыгын, чөнки аны озак караячакларын белдергән. Моннан тыш, Grand Prestige кунакханәсе администрациясе туристларны номерларыннан куып чыгарырга теләгән.
чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/26/149048/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined