Яңа ел алдыннан “Безнең Чирмешән” район газетасы редакциясенә бүләкләр килеп иреште. Аларны ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин җиткергән.
“Татнефтепром – Зюзеевнефть” акционерлык җәмгыяте генераль директоры киңәшчесе Шамил Габдулхаевич безнең коллективны үлән чапкыч – триммер, принтер һәм эшебез өчен мөһим башка кайбер кирәк-яраклар белән сөендерде. Ул барлыгы 25 мең сумлык бүләкләр җибәргән.
Аңа һәм, безгә әлеге ярдәмгә арадашчылык иткән өчен, “Бердәм Россия” партиясенең райондагы җирле бүлеге белгече Лилия Селезневага олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Нет комментариев