Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

ТӨРКИЯДӘ ЯЛ ИТКӘНДӘ 7 КАТТАН ЕГЫЛЫП ТӨШЕП ҺӘЛАК БУЛГАН

Марсель Нәгыймов Төркиядә ял иткәндә кунакханәнең 7 катыннан егылып төшкән. Коточкыч тән җәрәхәтләре алган ир шунда ук һәлак булган.

Фаҗига Марсельнең отпускы вакытында була, дип хәбәр итә bash.news сайты. "БашНьюс" сайты язуынча, Марсель балкон култыксасына терәлеп торган була. Култыкса сынып, Марсель 7 каттан аска егыла. 

Марсельнең якыннары әйтүенчә, фаҗигадән соң авырлыклар килеп чыккан. Төркия полициясе аның канында зур күләмдә алкоголь табылуы турында әйтә, шул сәбәпле, иминият акчасын түләүдән баш тарталар. Якыннары әйтүенчә, Марсель алкоголь кулланмаган. 

Марсель Сиде шәһәрендә Side Town Hotel кунакханәсендә ял иткән, дип яза якыннары.

Марсельнең туганнары ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Беренче чиратта, Төркиядә рус, төрек телләрен белгән юрист ялларга кирәк. Аннары аның гәүдәсен туган илгә алып кайтасы була. Ярдәм итәргә теләүчеләр 639002069032891267 номерына акча күчерә ала. 

Марсель Нәгыймов Стәрлетамак Дәүләт филармониясендә 2005 елда эшли башлаган. 2011 елда Стәрлетамак радиоларында эшләгән, 2016 елдан Айдар Галимов командасында.

https://intertat.tatar/hewef_heter/aydar-galimovny-tavysh-operatory-t-rkiyad-yal-itk-nd-7-kattan-egylyp-t-shep-lak-bulgan/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фаҗига үлем Айдар Гаимов кайгы

2
X