Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Йоклый алмасагыз, бал ашагыз.

Бер кашык бал бик күп чирләрдән азат итәчәк.

Балның организмга бик файдалы икәнен беләбез. Ә шулай да шикәрдән тулысынча баш тартырга әзер түгелбез әле. Төнгелеккә бер генә аш кашыгы бал ашау да бик күп проблемалардан азат итәргә мөмкин.

1. Йоклап китәргә ярдәм итә.
Бал нерв системасын бик яхшы тынычландыра һәм мелатонин гормоны эшләп чыгарырга ярдәм итә. Ул тыныч йокы өчен җавап бирә һәм йокы вакытында күзәнәкләрне яңарта. Йоклар алдыннан 1 аш кашыгы бал ашасагыз һәм бер стакан ромашка чәе эчсәгез, стресс сезгә куркыныч түгел.

2. Организмдагы майларны яндырырга ярдәм итә.
Соңгы тикшеренүләр даими рәвештә бал кулланучы кешеләрнең артык килограммнардан арынуын исбатлады. Бал, бигрәк тә аның белән шикәрне алыштырсаң, метаболизмны яхшыртуга ярдәм итә. Физик күнегүләр вакытында сезгә калорияләрне яндыру 10 тапкыр җиңелрәк булачак.

3. Бавырны яңарта.
Бу орган нәкъ менә йокы вакытында тергезелә. Ә бавырны савыктыруны һәм детоксикацияләүне тизләтү өчен балны тигез пропорцияләрдә кабак суты белән катнаштырыгыз һәм көн саен шушы сутны эчегез.

4. Организмның саклану көчләре ныгый.
Бал, витаминнар һәм микроэлементлар чыганагы буларак, иммунитетны ныгыта. Төнгә бал белән сарымсак - сезнең сәламәтлегегезне ныгыта торган менә дигән чара ул. Бу кадәр нәтиҗәле эшләүче бер генә фармацевтика препараты да юк.

5. Аллергия вакытында киңәш ителә.
Анда иммунизация тәэсиренә ия төрле микроэлементлар бар.

6. Бал составында гади шикәр - глюкоза һәм фруктоза өстенлек итә.
Алар ашкайнату системасында турыдан-туры канга сеңә. Анда алар энергиягә әверелә, яки гликоген рәвешендә бавырда саклана. Гади шикәрләр детоксикациядә катнаша, алкоголь яисә никотин тәэсирен киметә һәм пычранган әйләнә-тирә мохит йогынтысыннан саклый.

7. Нервларны тынычландыра.
Неврозларны, депрессияне һәм йокысызлыкны дәвалаганда ярдәмче чара буларак тәкъдим ителә.

8. Ашкайнату системасында яра, энтерит һәм башка авыруларны дәвалауда ярдәм итә.
Бал ашказаны эшчәнлеген җайга сала, шулай ук матдәләр алмашын яхшырта.

9. Үзенең ялкынсынуга каршы үзлекләре аркасында сулыш алу системасын тынычландыра.

10. Кан әйләнеше системасына уңай йогынты ясый.
Яшел чәй кебек үк, ул коронар тамырларны киңәйтә, кан әйләнешен җайга сала һәм кан басымын төшерә. Организмны ныгыта һәм табигый антибиотик булып тора.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X