Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Теләсә кайда коенмагыз

Агымдагы елның узган чорында Татарстан сулыкларында 51 кеше батып үлгән. ТР Министрлар Кабинетында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиянең видеоконференция режимында үткәрелгән утырышында сүз, нигездә, коену сезонында халыкның иминлеген тәэмин итү турында барды. Бәхетсезлек очракларының күпчелеге су коену тыелган урыннарда теркәлгән. Батып үлүчеләрнең...

Агымдагы елның узган чорында Татарстан сулыкларында 51 кеше батып үлгән.

ТР Министрлар Кабинетында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиянең видеоконференция режимында үткәрелгән утырышында сүз, нигездә, коену сезонында халыкның иминлеген тәэмин итү турында барды.

Бәхетсезлек очракларының күпчелеге су коену тыелган урыннарда теркәлгән. Батып үлүчеләрнең күбесе исерек килеш суга кергән.

Соңгы биш елда безнең район сулыкларында 13 кеше батып үлгән. Һәм аларның да шактые аек булмаган.
Кызганычка каршы, сулыкларда балалар гомере өзелгән очраклар да бар. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, ата - аналарга балаларны үзләрен яки башка балалар белән бергә су коенырга җибәрмәскә киңәш итәләр. Бигрәк тә тыелган урыннарга, таныш булмаган сулыкларга. Ә инде баланы суга җибәрдегез икән, күзәтеп торырга онытмагыз.

Өлкәннәргә дә су кергән вакытта сак булырга кирәк. Кояш астында озак кына булып, кинәт суга кергәч, тәнне көзән җыерырга мөмкин. Таныш булмаган урыннарда чуммаска. Яхшы йөзгән очракта да ярдан ерак китмәскә, өреп кабартылган матрасларда яки камераларда шулай ук еракка йөзеп китәргә ярамый. Һәркем суда коенганда куркынычсызлык кагыйдәләрен белергә һәм төгәл үтәргә тиеш. Һәм инде суда зыян күрүчегә беренче ярдәм дә күрсәтә белергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коену