Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстанның иң югары дәүләт бүләге район-шәһәрләргә дә тапшырыла ала

«Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» закон проекты кабул ителгән.

Республиканың Дәүләт Советында кабул ителгән закон проекты нигезендә, аерым кешеләр генә түгел, мунициаль берәмлекләр дә республикасының иң югары дәүләт бүләге — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены белән бүләкләнә алачак, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Депутат Римма Ратникова әйтүенчә, элек бу орден белән иң зур хезмәт казанышлары өчен гражданнар гына бүләкләнә иде.

2016 елда орден белән икътисадны, мәдәниятне, фәнне, мәгарифне, сәламәтлек саклауны, сәнгатьне, спортны үстерүдә, илнең оборона сәләтен һәм хокук саклауны ныгытуда зур казанышлары булган оешмаларны һәм аның бүлекчәләрен бүләкләү мөмкинлеге кертелгәнен билгеләп узды.

«Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешенә өлешне аерым гражданнар һәм оешмалар гына кертми. Муниципаль берәмлек территориясендә яшәүче һәм эшләүчеләр уртак хезмәтләре белән шулай ук зур уңышларга ирешәләр. Территориядә яшәүчеләрне берләштерү, максатлар кую, югары нәтиҗәләргә ирешү буенча максатчан эш алып баруны җирле үзидарә органнары да тәэмин итә», — диде Римма Ратникова.

Аның сүзләренчә, закон проекты белән республика муниципаль берәмлекләрен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены белән бүләкләү мөмкинлеге карала.

фото: tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев