Татарстанга 30 градуслы эссе кире кайта диләр
Белеп торыгыз

Татарстанга 30 градуслы эссе кире кайта диләр

Киләсе атнада Россиянең үзәк өлешендә һава температурасы +30 градуска кадәр күтәреләчәк. Якшәмбе – 25 августтан һаваның шулай нык җылынуы фаразлана.

Киләсе атнаның беренче яртысында аеруча эссе булачак.

Татарстан Гидрометеоүзәгенең башлангыч мәгълүматларына караганда, шимбә – 24 августта республикада төньяк-көнбатыштан үтеп кергән циклон урнашачак. Якшәмбе – 25 августта да шушы циклон йогынтысында булачакбыз. Кыска вакытлы яңгырлар явып үтәчәк. Һава температурасы +19…+24 градус тәшкил итәчәк.

 

чыганак


Нет комментариев