Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстанда җылы һава торышы саклана, урыны белән яңгыр явачак

Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. (Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). 2 сентябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава, төнлә һәм иртән явым-төшем көтелми, урыны белән томан төшәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Көндез республиканың кайбер районнарында яңгыр явачак. Җил көнчыгыштан, талгын. Төнлә...

Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). 2 сентябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава, төнлә һәм иртән явым-төшем көтелми, урыны белән томан төшәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Көндез республиканың кайбер районнарында яңгыр явачак. Җил көнчыгыштан, талгын. Төнлә +9..+14, көндез +25..+30 градус җылы.
3 сентябрьдә шулай ук аязучан болытлы һава. Төнлә - урыны белән, көндез күпчелек районнарда кыска вакытлы яңгырлар, кайбер районнарда яшен булуы көтелә. Җил көнчыгыштан һәм төньяк-көнчыгыштан, талгын. Урыны белән җилнең тизлеге көчәеп, секундына - 15, яшен вакытында 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Төнлә +11..+16, көндез +19..+24, көнчыгыш районнарда 27 градуска кадәр җылы булачак.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/09/01/147511/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Татарстан җылы һава торышы яңгыр явачак