Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Татарстанда яшүсмер апасына пычак белән кадаган

(Әтнә, 7 гыйнвар, “Татар-информ", “Әтнә таңы”). Бәйрәм көннәрендә район үзәгендә яшәүче имин булмаган гаиләдә фаҗига килеп чыккан. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

15 яшьлек энесе белән 16 яшьлек апа кеше арасында килеп чыккан низаг соңгысының тән җәрәхәтләре алуы белән тәмамланган. Ике бертуган кәрәзле телефон бүлешә алмаган.

Психоневрологик учетта торган балигь булмаган 15 яшьлек үсмер спиртлы эчемлекләр дә кулланган була. Кулына пычак алган энесеннән апа кеше урамга чыгып чабып кына котылган.

"Бүгенге көндә тикшерү эшләре дәвам итә. Яшүсмер исә Казанда наркология хастаханәсендә дәвалау курсы ала. Әлегә судмедэкспертиза нәтиҗәләрен көтәләр. Шулар нигезендә суд тарафыннан яшүсмергә карата карар кабул ителәчәк", - ди Эчке эшләр бүлегенең өлкән дознавателе Айсылу Нигьмәтҗанова.

https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/07/178399/

Фото: https://pixabay.com сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев