Бүген, 27 апрельдә, Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә.
Синоптиклар фаразларынча, кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшен булуы ихтимал. Иртән кайбер районнарда томан булырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәгендә хәбәр иттеләр.
Көндез Татарстанда +18..+21 градус җылы булачак.
Урыны белән көчле җил көтелә, аның тизлеге 15-20 метр секундка кадәр җитәргә мөмкин.
Нет комментариев