29 майда, Татарстанда тотрыксыз һава торышы саклана, шул ук вакытта һава температурасы күтәреләчәк.
Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә, көндез 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Төнлә һава температурасы +7..+12 градус көтелә. Республика башкаласында +9..+11 градус булырга мөмкин. Көндез һава температурасы +16..+21 градуска кадәр (Казанда +17..+19 градус) күтәреләчәк.
Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, киләсе атна башында Татарстанда яңгыр акрынлап туктаячак, һава температурасы +25 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.
Нет комментариев