Аның теплицасында үскән помидорларның кайберләренең авырлыгы 750 граммга ук җиткән. Ульяновка авылыннан Ирина Ермолаеваның аларның 1 килограммлысын да үстергәне бар.
Ирина Михайловна яшелчәләрен теплицада гына үстерә. Монда кыяр, татлы борыч, помидорларның төрле сортлары урын алган. Май башларында чыгарып утырткан үсентеләр әле дә гөрләп уңыш бирәләр.
-Әле помидорларның яшелләре бик күп, алар көзгә кадәр кызарып, өлгереп торачак, - ди уңган бакчачы. – Былтыр иң зур помидорның авырлыгы бер килограммга җиткән иде. Быел да, бәлки, шундый авырлыктагылары булгандыр, әүвәл үлчәргә уйламадым, соңыннан үлчәүгә куеп караганнары 750шәр грамм булды.
Помидорлардан якташыбыз кышкылыкка бик күп ризыклар да ясап куйган.

-Ваграк сортларын кечкенә банкаларда тозлыйм, эре һәм итлеләреннән лечо, кетчуп һәм салатлар ясыйм. Кыш көне барысы да тәмле була, - ди ул.
Ермолаевлар мул уңыш алыр өчен үсентеләрне ниндидер махсус ашламалар белән тукландырмыйлар икән. Ирина Михайловна фикеренчә, иң яхшысы – яңгыр суы, күтәренке кәеф, сөйкемле елмаю һәм Ходайга тапшырып эшләү.
-Мин алар белән сөйләшәм, ботакларын өзгәндә җырлыйм, догалар укыйм, Ходайдан мул уңыш бирүен сорыйм, - ди елмаеп хуҗабикә.
Гомумән, Ермолаевлар бакчасы гөлт итеп тора. Монда чәчәкләрнең күплеге, җиләк-җимеш куакларындагы уңышның муллыгы да сокландыра.
Нет комментариев