Чирмешәндә мәгариф хезмәткәрләре “Мәрхәмәтлелек” ярминкәсендә сату итте
Безнең районда

Чирмешәндә мәгариф хезмәткәрләре “Мәрхәмәтлелек” ярминкәсендә сату итте

Районда СВОда катнашучы якташларыбызга гуманитар ярдәм җыю максатыннан традициягә әверелгән хәйрия ярминкәсе узды.

Төп максат — махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга гуманитар ярдәм өчен акча җыю: фото Марата Гумерова

Үткән якшәмбе көнне район үзәгенең “Кәрвансарай” сәүдә үзәге мәйданчыгындагы “Мәхәмәтлелек” хәйрия ярминкәсендә үз товарларын: камыр ризыкларын, консервлаган яшелчә, җиләк-җимешләрен, салатларын һәм кул эшләрен мәгариф бүлеге һәм Чирмешән лицее коллективлары тәкъдим итте. Төп максат — махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга гуманитар ярдәм өчен акча җыю.

Үткән якшәмбе көнне район үзәгенең “Кәрвансарай” сәүдә үзәге мәйданчыгындагы “Мәхәмәтлелек” хәйрия ярминкәсендә үз товарларын: камыр ризыкларын, консервлаган яшелчә, җиләк-җимешләрен, салатларын һәм кул эшләрен мәгариф бүлеге һәм Чирмешән лицее коллективлары тәкъдим итте: Марат Гомәров фотосы

Ярминкәдә район башлыгы Рамил Айбатов та катнашты һәм мондый башлангычларның мөһимлеген билгеләп, укытучыларга, укучыларга һәм ата-аналарга рәхмәт әйтте. Ул педаголар “киштәләрендәге” кайбер товарларны сатып алып, шунда ук “Игелеклелек өстәле”нә куйды, әлеге өстәлдәге бу тәмле күчтәнәчләр шулай ук СВОдагы егетләргә озатылачак.

Ул педаголар “киштәләрендәге” кайбер товарларны сатып алып, шунда ук “Игелеклелек өстәле”нә куйды, әлеге өстәлдәге бу тәмле күчтәнәчләр шулай ук СВОдагы егетләргә озатылачак: Марат Гомәров фотосы


Нет комментариев