Район мәдәният йортында узган мордва яшьләренең «Вастома» («Очрашу») республика форумы мордва халкының мәдәниятен, телен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү белән кызыксынган актив яшьләрне берләштерде.
Буыннар, гореф –гадәтләр, идеялар очрашуы
Татарстан Республикасы мордваларының милли-мәдәни автономиясе щлеге чараны Татарстан халыклары ассамблеясы һәм Чирмешән районы белән берлектә оештырды.
Форумда катнашучыларны район башлыгы Рамил Айбатов сәламләде.
-“Вастома” – “Очрашу” ул - форум исеме генә түгел, ул буыннар, гореф –гадәтләр, идеялар очрашуы. Мордвалар – Идел буенда яшәүче төп халыкларның берсе. Татарстанда мордва, татар, рус, чуваш һәм башка милләт халыклары дус яшиләр. Безнең районда да мордва җырлары башка җырлар белән беррәттән яңгырый, - диде Рамил Тәлгать улы.
Мәдәни мирас
Очрашуда Чирмешән районы вәкилләреннән тыш, Лениногорск, Бөгелмә, Алексеевск, Питрәч, Әлмәт районы яшьләре һәм аларның җитәкчеләре дә катнашты.
Бу көнне якташларыбыз район мәдәният йортында мордва халкының “милли йортын” булдырган иде. Күргәзмәдә үз куллары белән ясалган милли эшләнмәләр, киемнәр, борынгы эш кораллары тәкъдим ителде. Кунакчыл чирмешәнлеләр бәйрәмгә килүчеләрне милли мордва ризыклары белән сыйлады.
-Чирмешән районында, халык санын алуның соңгы мәгълүматлары буенча, мордвалар 776 кеше исәпләнә. Алар, нигездә, район үзәгендә, Мордва Афонькәсендә, Иске Котышта гомер итәләр. Һәр халыкның мәдәнияте үзенчәлекле, күпкырлы һәм кабатланмас. Мордва теле дә традицияләргә, йолаларга бай һәм үзенчәлекле. Аларны саклауда һәм тергезүдә безнең берләшмә дә зур роль уйный. Мордва Афонькәсенең «Умарина» һәм Иске Котыш мәдәният йортының «Лемзер» ансамбльләре чыгышларын безнең районда гына түгел, башка төбәкләрдә дә яратып тыңлыйлар. Коллективлар район һәм республика күләмендәге мәдәни чараларда актив катнашалар.
Мордва җырларының «Там, на реке Рав» бәйгесендә, «Балтай», «Валда шинясь», «Мы – ветви древа одного» республика фестивальләрендә чыгыш ясыйлар, - диде «Татарстан Республикасында мордваларның милли мәдәни автономиясе» республика иҗтимагый оешмасының Чирмешән бүлекчәсе рәисе Ирина Митяева. – Районда мордваларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау буенча 2 нче Чирмешән мәктәбендә музей һәм «Мордва халкының тарихы һәм мәдәнияте» дип аталган түгәрәк (аның җитәкчесе Татьяна Гришанина), туган як тарихы музеенда милли почмак оештырылган.
Фольклор, этноконтент, грантлар
Форум программасы бик бай иде һәм, нигездә, өч юнәлеш буенча барды: тарихны өйрәнү, җырлар, биюләр, уеннар һәм иҗади номерлар әзерләү; социаль челтәрләрдә этномәдәни контент булдыру һәм мордва телен популярлаштыру; социаль проектлар әзерләү һәм аларны яклау күнекмәләре.
Район кунаклары өчен туган як тарихын өйрәнү музеена да экскурсия үткәрделәр.
-Чирмешәндә бүген уникаль чара уза – без биредә беренче тапкыр яшьләр форумы оештырдык. Төбәк оешма инде 20 ел чамасы үз эшчәнлеген алып бара. Ул 14 җирле бүлекчәне берләштерә, шул исәптән Чирмешән районын да. Әлеге форумның төп максаты – үз эшчәнлегебезгә яшьләрне күбрәк тарту, милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту, ә моның өчен без, беренче чиратта, яшьләр белән эшләргә тиешбез, - диде «Татарстан Республикасы мордваларының милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Наталья Сабитова. – Форсаттан файдаланып, район җитәкчеләренә, форумны оештыруда катнашкан барлык оешмаларга да зур рәхмәт.
Нет комментариев