Комбайннар көнбагыш басуларның 7299 гектарыннан узган, бу - тиешленең 57 проценты. Гектар көче уртача 15 центнер тәшкил итә.
“ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ”ндә көнбагыш суктыру эшләрен төгәлләгәннәр, монда бу культураны быел 720 гектарда иккәннәр. Көнбагыш иң күбе “БИО-АГРО”да игелгән - 5234 гектарда, әлегә аның 69 процент өлешеннән уңыш суктырылган.
Район хуҗалыкларында барлыгы 41155 гектарда җирләрне туңга сөрәсе, бүген шуның 31548 гектарыннан җир эшкәртү техникалары узган (тиешленең 77 проценты).
“БИО-АГРО” җәмгыятендә 3331 гектарда җитен (лен) игелгән иде, бүген аның 2600 гектарыннан (78 процент) уңыш суктырып алынган.
Район хуҗалыкларында көзге чәчү эшләре исә 13814 гектарда башкарылган (планнның 92,4 проценты).
Нет комментариев