1 октябрьдән Татарстанда армиягә көзге чакырылыш башланды.
Чирмешән һәм Аксубай районнарында әлеге кампания ничек бара, армиягә баручыларны нинди яңалыклар көтә һәм элиталы фәнни подразделениеләргә ничек эләгергә мөмкин — бу хакта безнең хәбәрчебезгә Аксубай һәм Чирмешән районнары хәрби комиссариатының хәрби хезмәткә гражданнарны әзерләү һәм чакыру бүлеге башлыгы Радик Әмиров сөйләде.
-Радик Фәһимович, быел армиягә нинди срокка җибәрү билгеләнгән һәм безнең районнан ничә егет срочный хезмәткә алына?
-Армиягә озату 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр барачак. Хезмәт, элеккегечә, 12 ай дәвам итә. Татарстаннан якынча 3,3 мең кешене армиягә чакыру планлаштырылган. Республиканың җыю пункты 15 октябрьдән эшли башлый. Чирмешәннән озатулар 20 октябрьдән планлаштырыла. Районнан 30лап кешене армиягә озату планлаштырыла. Барлык егетләр дә, һава торышын исәпкә алып, заманча сезонлы хәрби киемгә киендереләчәк.
-Хәрби комиссариатлар эшендә нинди яңалыклар бар?
-Бүген исәпләү (учет) тулысынча автоматлаштырылган. Повесткалар Дәүләт хезмәтләре порталында электрон рәвештә дә кабатлана. Моннан тыш, система кичектерүләрне проактив рәвештә рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә, ягъни хәрби комиссариатка килмичә генә. Әйтик, студентлар, ике һәм аннан күбрәк балалы аталар һәм ИТ-белгечләр өчен. Татарстан буенча инде 5 мең диярлек кеше шулай кичектерү яки азат итү алды.
-Иң еш бирелә торган сорауларның берсе: призывникларны СВО зонасына җибәрергә мөмкиннәрме?
-Юк. Срочный хезмәт үтүчеләр ДНР, ЛНР, Херсон һәм Запорожье өлкәләренә, шулай ук Украина территориясенә СВО бурычларын үтәү өчен җибәрелми.
-Республикада талантлы яшьләр күп. Фәнни роталарга ничек эләгергә?
-Бу югары белемле егетләр өчен бик яхшы мөмкинлек. Бөтен ил буенча 18 фәнни рота һәм 16 фәнни-җитештерү подразделениесе уңышлы эшли. Анда сайлап алуны әлеге роталар вәкилләре турыдан-туры хәрби комиссариатларда алып бара. Иң мөһиме — фәнни эшкә һәвәслек, сәламәтлек буенча яраклы булу һәм профильле югары белемгә ия булу. Моңа шулай ук РФ Оборона министрлыгы сайтында «Наука – Научные работы» бүлегендә үзең дә электрон анкета бирә аласың.
-Әгәр призывник конкрет гаскәрләргә эләгергә теләсә?
-Бу хакта карарны чакыру комиссиясе призывникның сәламәтлеген, белемен, әзерлеген һәм психологик сайлап алу нәтиҗәсен исәпкә алып кабул итә. Чакырылучының теләкләре дә исәпкә алына, ләкин күп нәрсә гаскәрләр ихтыяҗына бәйле. Егетләрнең якынча өчтән бер өлеше уку частьләренә җибәрелә, анда алар хәрби-исәп белгечлеге ала. Кагыйдә буларак, чакыру комиссиясе гражданнарны конкрет гаскәрләргә сайлап алуны 6 ай элек башлый. Моның өчен үз теләгеңне белдерергә һәм тәкъдим ителгән документларны рәсмиләштерергә кирәк. Бу чакыруда бездә ФСБ чик буе гаскәрләренә, милли гвардия гаскәрләренә, хәрб -диңгез флотының диңгез пехотасына, махсус билгеләнеш гаскәрләренә һәм башкаларга кандидатлар бар.
-Армиягә кадәр үк һөнәр алырга мөмкинме?
-Әйе, ДОСААФ белем бирү оешмаларында хәрби комиссариат юлламасы буенча. Иң кирәкле белгечләр — шоферлар. Бу бик яхшы старт: армиядә күнекмәләрне ныгыткан егетләр өйләренә кайткач, яхшы түләүле эш табалар, чөнки республикада шоферлар җитешми. Хәрби комиссариат гражданнарны уку урыны буенча «С» категориясенә укытуга җыюны дәвам итә (бу 2027 елда техникумнарны тәмамлаучы һәм армиягә чакырлачак гражданнар).
-Призывниклар арасында альтернатив хезмәтне сайлаучылар бармы?
-Әйе, республиканың 30дан күбрәк гражданы хәрби хезмәтне альтернатив гражданлык хезмәтенә алыштыру турында гариза бирде. Бу егетләр медицина һәм социаль оешмаларга җибәреләчәк.
-Сораулар белән кая мөрәҗәгать итәргә мөмкин?
-Хәрби хезмәткә чакыру буенча сораулар белән Аксубай һәм Чирмешән районнары хәрби комиссариатына, Чирмешән авылы, Техническая урамы 5А адресы буенча, 5 нче кабинетка (тел. 4-30-07) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Шулай ук барлык мәгълүматны РФ Оборона министрлыгыы сайтында «Служба по призыву» һәм «Научные роты» бүлекләрендә табарга мөмкин. Шулай ук Татарстан Республикасы порталында «Военный комиссариат РТ» бүлегендә «Кайнар линия» дигән подраздел эшли. Анда безнең хәрби комиссариатларның телефоннары күрсәтелгән. Шалтыратуларны кабул итү: эш көннәрендә 9.00дән 18.00гә кадәр, җомга көнне 16.45кә кадәр.
Нет комментариев